27 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Сарман районында ашыгыч хезмәтләр яңа номерга күчә
27 гыйнвардан башлап, ашыгыч хезмәтләрнең номерларына 1 саны өстәлә. Шулай итеп, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләрнең номеры - 101, полициянеке - 102, Ашыгыч ярдәмнеке 103 булачак. Ә 112 номеры буенча, әйтеп үтелгәннәрдән кала, газ хезмәтенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, торак-коммуналь хуҗалыкның кайбер хезмәтләренә шалтыратып була. Яңа номерларга стационар һәм кәрәзле телефоннардан...
-
Сарман районы мәдәният бүлегендә еллык бурычлар куелды
Мәдәниятне үстерү, мәдәни-тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Районда бу елда нинди эшләр планлаштырыла, аннан ниләр көтәләр? Башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова белән әңгәмәбез - шулар хакында. - Гөлназ Гөлүсовна, мәдәният дәүләтчелекне саклауда, халыкның милли үзаңын булдыруда...
-
Сарманда бер сыер елына дүрт тоннадан артык сөт бирә
Район терлекчеләре 2013 елны 21897,2 тонна сөт, 1618,2 тонна ит җитештереп төгәлләделәр. Җитештерелгән сөтнең 20189,7 тоннасы сөт комбинатларына озатылды. Бер сыердан савып алынган уртача сөт 4291 килограмм тәшкил итте. Шулай ук укыгыз: Сарман районында терлекләрнең баш саннары кимемәде
-
Сарман районында терлекләрнең баш саннары кимемәде
Узган ел дәвамында Сарман районында 14739 центнер - мөгезле эре терлек ите, 1443 центнер дуңгыз ите җитештерелде. Хәзерге вакытта агрофирмаларда һәм фермер хуҗалыкларында 13329 баш мөгезле эре терлек, 920 баш дуңгыз, 969 баш сарык асрала. 2013 ел белән чагыштырганда, терлекләрнең баш саннары кимемәде.
-
Сарманның игезәк кызлары беренче сыйныфта укыйлар
Район үзәгендә яшәүче Айсылу һәм Алия Гайнетдиновалар Сарман урта мәктәбендә беренче сыйныфта белем алалар. Аларга җиде яшь. Аңлавыгызча, кызлар "Иң матур игезәкләр" конкурсында катнашырга уйладылар. Рәхим итеп, фотоларны карагыз. Шулай ук укыгыз: Җәлил кызчыклары конкурсны ачып җибәрделәр
-
Сарман урта мәктәбе укучылары кечкенәдән үк проектлар яклыйлар
Узган елны Яр Чаллы шәһәрендә "Мин дөньяны танып беләм" дип исемләнгән 1-4 сыйныф укучыларының эзләнү һәм проект эшләре III Республика конкурсының читтән торып катнашу туры узган иде. Төрле җирдән килгән 240 эшне махсус комиссия тикшерде. Алар арасыннан 145 эшне сайлап алып, авторларын чакырдылар. Анда Сарман урта мәктәбе укучылары да бар...
-
Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда тарих дәресе үтте
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Сарман урта мәктәбенең сигезенче сыйныфлары өчен тарих дәресе үтте. Тарих укытучысы Фәнүзә Салихова һәм аның укучылары музей хезмәткәрләренең сөйләвен кызыксынып тыңладылар, "Исәнме, Олимпиада!" дип исемләнгән яңа ачылган күргәзмәне карадылар. Дәрес ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар һәм "Сарман бакыр базлары"...
-
Интернет Сарман районында әһәмиятле роль уйный
26 гыйнварда Халыкара "интернетсыз" көн үтте. Һәрбер кеше үзен тикшереп карый ала иде. Безнең сораштыру хәбәрнең исемен кире какты: сарманлылар интернеттан башка тормышны күз алдына китерә алмыйлар икән. Бу начармы, юкмы - үзегез уйлагыз. Шунысы бәхәссез: интернет безнең тормышта әһәмиятле роль уйный.