26 декабрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын
Хәерле, тыныч төннәр, тәмле төшләр сезгә, дусларым. Фото из:http://pixabay.com/ru/
-
Район үзәгендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте
Район үзәгендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте - 2017 ел хуҗасы әтәч үз вәкаләтләрен эткә тапшырды. Әтәч белән саубуллашырга әкият геройлары да килгән иде. Сарманлыларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, изге теләкләрен юллады һәм оешма, учреждение территорияләрен, урамнарны, үзәк чыршы тирәсен бизәүдә, кар сыннары ясауда...
-
“Ләйсән”балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме узды
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява, Туган якны сагынып кыш килде Ак бүздәй йомшак кар белән Җирне биләүләп төрде. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына, Җитәкләгән күркәм бәйрәмне. Нинди бәйрәм? -диеп сорасагыз- Бүген бездә чыршы бәйрәме! Табигатьтә кыш - иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу...
-
Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбендә күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме булып үтте
22 декабрь көнне Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбендә күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме булып үтте. Бәйрәмне мәктәбебез директоры Шайхеразиева Ләйлә Назимовна ачып җибәрде. Ул олимпиадада урын алучыларны, уку алдынгыларын бүләкләде. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, Хотабыч һәм башка әкият геройлары катнашты. Бәйрәм җырлар, биюләр һәм төрле уеннар белән...
-
«Тоннель чарасының» нәтиҗәләре
25 декабрьдә Сарманның Ленин урамында 7.00 сәг. 8.30 сәг.кадәр вакыт эчендә «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 33 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 2 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аның берсе - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 1 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар иде. 1 транспорт чарасы - махсуслаштырылган саклау стоянкасына куелды....
-
Районда узган рейд нәтиҗәләре
Ял көннәрендә ЮХИДИ рейдлары. 22, 23, 24 декабрьдә кичке һәм төнге вакытта булган ЮХИДИ рейдлары барышында барлыгы 29 юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланды. 23, 24 декабрь көннәрендә 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче жаваплылыкка тартылды. 11 - куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 6 - ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы...
-
Сөлектә Яңа елга ныклап әзерләнәләр
Яңа ел алды рухы Сөлек авылында да сизелә.Халык бәйрәмгә өй эчен генә түгел,капка төпләрен дә бизи.Рәсилә һәм Закир Габдрахмановлар да үзләренең өй алдына менә шундый матур кар сыннары ясап куйганнар.
-
Хәерле иртә, дуслар!
Һәр көнне иртән торгач, һәрберебез алдагы көнгә планнар кора. Кемдер эшкә җыена, кемдер өйдә кала, укучылар белем йортына юнәлә. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәрбарчабыз гамәлләрнең изге булсын. Юлларыбыз, эшләребез уң булып, көннәребез тыныч үтсен.