26 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманлылар «Вакыт сулышы” белән очраштылар
"Сарман" кинотеатрында "Вакыт сулышы" дип исемләнгән чара үтте. Анда катнашучылар кинореквизитлар тупланган күчмә музей экспонатлары белән таныштылар. Аннан архивта сакланып калган документаль фильмнар карадылар. Ахырда "Вакыт сулышы" проекты иҗат төркеме белән очрашу булды. Чараны "Сарман" киноучреждениесе директоры Ринат Шәрәфетдинов алып барды.
-
Җәлил беренче санлы “Каенкай” балалар бакчасы республика фестиваленә кушылды
Республика күләмендә уздырылучы "Сәйяр" театр фестивале-конкурсына әзерлек әлеге бакчада кызу темплар белән башланып китте. 13 октябрь көнне беренче бәйге уздырылып, муниципаль этапка нәтиҗәләр ясалды. Бакчаның татар теле тәрбиячесе Алия Афзалова, музыка җитәкчесе Гүзәл Әбубакирова, өлкән тәрбияче Зөлфия Миннәхмәтова җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 2 урын алдылар. Нәни артистлар чыгышлары белән...
-
Искеимәнлеләр “Онытылмаслык мизгел” конкурсына кушыла
Түбәндәге фотоларны Иске Имән балалар бакчасы тәрбиячесе Рәфисә Динмөхәммәтова җибәрде. "Туган көн - сагынып көткән бәйрәм! Әгәр ул әкият геройлары hәм дуслар белән күӊелле узса, онытылмаслык тәэсир калдыра. Безнең балалар бакчасында ул балалар көтеп ала торган матур гадәткә әверелде. Бәйрәмебезгә кунак булып клоун да килде. Балалар белән җырлады, биеде, төрле...