26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында "Көз" бәйрәме үтте
Бүген Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында "Көз" бәйрәме үтте. Балалар янына кунакка Көз Кызы, Аю бабай, Гөмбә килгәннәр иде. Матур җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмгә кунаклар буш кул белән килмәгән иде: Көз Кызы - җиләк-җимешләр, Аю бабай - тәпән белән бал, Гөмбә яфраклар алып килгән иде. Бәйрәм балаларга бик...
-
Сарманның Төзүчеләр урамында яңа коймалар тотыла
Район үзәгендә, шул исәптән Төзүчеләр урамында, төзекләндерү һәм ямьләндерү эшләре дәвам итә. Быел анда стеналар җылытылды, «Латонит» фиброцемент плитәләре белән тышланды, түбәләр ябылды, фасадлар ремонтланды, иске сарайлар урынына йортлар ишегалдында балалар мәйданчыклары төзелде. Хәзер Сарманның Төзүчеләр урамында яңа коймалар тотыла.
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында "Сөмбелә" бәйрәме үтте
Район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме балалары белән"Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бу көнне балаларның кәефе аеруча күтәренке булды. Бәйрәмгә ямь өстәп, Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч, балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте. Балалар Сөмбеләгә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырладылар, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр, ул алып...
-
Янурыс һәм Илексаз авыллары зиратларында өмәләр узачак
29 октябрьдә Янурыс авылы зиратында өмә үтәчәк. Ул 8.00 сәгатьтә башланачак. Шундый ук өмә 30 октябрьдә Илексаз авылы зиратында да булачак. Башлану вакыты - 8.00 сәгать. Өмәләргә авыл халкын һәм читтә яшәүче авылдашларны көтеп калалар. Аларга пычкы, балта белән киләсе.
-
Район хат ташучылары конкурста катнаша алалар
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, быел да хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте. Ул газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыруда стимул да булачак. Безнекеләр «Иң яхшы авыл хат ташучысы» һәм «Иң яхшы почта бүлекчәсе» номинацияләре буенча үз мөмкинлекләрен күрсәтә алачаклар. Иң яхшы хат ташучыга (яздырган...
-
Сарманда өлкәннәр ярышачак
28 октябрь көнне 9.00 сәгатьтә район үзәгендәге ветераннар клубында өлкәннәр арасында шашка, шахмат, бильярд буенча ярышлар үткәреләчәк. Рәхим итегез!