26 октябрь 2012 яңалыклары
-
Сезнең исем белән, укытучым
Гомер дигәннәрең сизелми дә үтә икән. Инде Сарман урта мәктәбе бусагасыннан атлап чыкканга да 26, ә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлауга 20 ел узган да киткән ләбаса. "Тормыш" дигән үзенчәлекле калын китапны укып, кабат-кабат уйланасың: күпме авыр һәм шул ук вакытта якты, матур хисләр кичерелгән, кайгы-югалтулар һәм бәхетле, шатлыклы мизгелләр...
-
Белгечләргә грантлар булачак
Белгечләргә грантлар булачак Авыл хуҗалыгы белгечләренең эшкә кызыксынуларын арттыруны күздә тотып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аларга грантлар өләшергә уйлый. «Авыл хуҗалыгы белгечләре өчен - 500 грант» дип аталган проект республикада 2013нче елда тормышка ашырыла башлаячак. Һәркайсы 100 мең сум күләмендә булган грантлар иң яхшы дип табылган 500 белгечкә...
-
Укулар башланды
3 нче октябрьдә районда «Өченче буын университеты» филиалында өлкәннәр өчен компьютер грамоталылыгы өйрәнү буенча укулар башланды. Сарман урта мәктәбендә компьютер нигезләренә 16 өлкән кеше өйрәнә башлады. Быел мондый укуларны тагын өч - Җәлил, Александровка һәм Карашай Саклау мәктәпләрендә ачу планлаштырыла. Мондый укулар районда беренче тапкыр гына оештырылмый. Яшьләрдән калышырга теләмәүче...
-
"Балкыш"ны безнекеләр балкытты
Быел республика өлкәннәре-һәвәскәр башкаручылары арасында «Балкыш» фестивале уздырылган иде. Зоналарда җиңүче үзешчән сәнгать осталары 13 нче октябрь көнне Казан филармониясенең концертлар залында үткәрелгән гала-концертта катнаштылар. Безнең районнан анда катнашу хокукына Җәлил поселогы ветераннарының «Ак калфак» ансамбле ия булды, уңышлы чыгыш ясап, кыйммәтле бүләк алды.