26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын
-
Хатын-кыз булсаң рәхәт тә инде - бер көйсезләнеп аласың - бөтен әйберең дә бар. Ә ир-ат бер көйсезләнеп карасын әле - кичке аш та эләкмәячэк...Кичке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
-
Сарманда «Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк
29 сентябрь көнне чираттагы «Тоннель» профилактик чарасы уздырылачак. Ул тупас рәвештә кагыйдә бозу очракларын ачыклауга юнәлтелә. Бу юлы ул Салкын Чишмә - Александровка юлының 5, 6 км да 16.00 сәг. 17.00 сәг. кадәр вакыт эчендә утәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында "Табигатьне сакларга кирэк" исемле муниципаль конкурс үтте
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы икенче кечкенәләр төркеменә йорүче балалар " Табигатьне сакларга кирәк " исеме астында үткәрелгән муниципаль конкурста актив катнаштылар. Ганиевлар, Шакировлар гаиләсе, тәрбияче Сабитова Эльмира Сирень кызы эше.
-
Күп акча эшлим дисәң...
Россия хезмәт министрлыгы илдә иң югары хезмәт хакы түләнүче ун һөнәрне атаган. Алар 2017 елның беренче яртыеллыгы вакансияләре турындагы мәгълүматлар буенча тупланган. Ачыкланганча, иң "кыйммәтле" һөнәр ияләре булып, океанда йөзүче капитан һәм һава судносы командиры (айлык хезмәт хакы - 500 мең һәм 320 мең сум) танылган, дип хәбәр итә "Известия"....
-
Ә сез кайсысын ныграк яратасыз, дуслар?
-
Сарман - Чаллы трассасында юл һәлакәте булган
В Тукаевском районе водитель легковушки погиб после столкновения с грузовиком. Авария произошла на 15-м километре трассы Челны - Сарманово. Накануне днем на единый номер вызова экстренных служб 112 поступила информация о том, что возле деревни Куперле на 15-м километре трассы Челны - Сарманово легковушка «Дэу», управляемая 74-летним челнинцем, столкнулась с...
-
25 сентябрьдан 2 октябрьга кадәр республика күләмендә “Мәрхәмәтлелек атнасы” үтә
25 нче сентябрьдан 2 нче октябрьга кадәр республика күләмендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" үтә. Дүшәмбе көнне Сарман гимназиясендә дә әле акция турында мәгълумат бирелде, укучыларны изге эшкә тарту өстендә эш башланды.
-
Эх, төшке аш вакыты да җитте. Ашларыгыз тәмле, күңелегез тыныч, кәефегез күтәренке булсын!
-
Хәерле көннәр, сарманлылар!
-
Сарман гимназиясендә түгәрәк өстәл оештырылды
Сарман гимназиясе укучылары «Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында "Без төрле, ләкин без бергә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырдылар. Ул төрле категориядәге балаларга ярдәм күрсәтү, ярдәмгә мохтаҗ укучыларга булышу максаты белән эшләнде.
-
Сарман гимназиясендә балаларны ничек сыныйлар
23 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясе укучылары өчен анкетирование үткәрелде. Ул балаларның урта звенога күчкәндә ияләшүне тикшерү максаты белән уздырылды. Алар киләчәктә 3 фәннән мониторинг тикшерү эшләре башкарачаклар. Әлеге анкетирование шуның әзерлек этабы булып тора.
-
Сарманда үткән " Сөлге туе"ның дәвамы
-
23 нче сентябрь көнне мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм җәйге спартакиадасы булды. Сарман гимназиясе дә бу чарадан читтә калмады
Хөснетдинова Динә Фәндәс кызы йөзү буенча оештырылган бәйгедә катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Команданың тырышлыгы аркасында Сарман районы 7 нче урынны алды. Әгәр дә катнашучы командаларның барлыгы 22 икәнен исәпкә алсак, бу күрсәткеч начар түгел. Алга таба да спортсменнарыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Проблемаларга менә шулай көлеп карагыз, уңышлы көннәр барыгызга да