26 август 2016 яңалыклары
-
Төнлә район халкы уникаль күренеш күзәтәчәк
Интернетта укыганыгыз бардыр - быел 27 августта 00:30 сәгатьтә күктә ике Ай булачак дип язалар. Эш шунда ки, бу көнне Марс планетасы җиргә максималь арага якынаячак. Әлбәттә, ул Ай кебек үк яктыртмаячак, чөнки ул җирдән шактый ерак арада урнашкан. Тик шулай да, Марс Ай кырында зур булмаган нокта формасында күренәчәк....
-
"Сарман" кинотеатрында Россия киносы көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте
Бүген, Россия киносы көне уңаеннан, "Сарман" кинотеатрында кино сәнгате белән бәйле булган һөнәр ияләре түгәрәк өстәл артында очраштылар. Бәйрәм тантанасы киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов котлавы белән башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова хезмәткәрләрне кино өлкәсендә ирешелгән уңышлар белән котлады, диплом һәм Мактау грамоталары тапшырды....
-
Район халкы уяу булырга тиеш
Террор характерындагы куркыныч янаганда, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 8(843) 231-45-55 яки 8(843) 231-45-45 телефоннары буенча хәбәр итү сорала. РФ Эчке эшләр бүлегенең Сарман районы бүлеге телефоны: 2-49-02, 02. Мобиль телефоннан: 020. Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Зәй шәһәре бүлекчәсе телефоннары: 8(85558)...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йомырка рулеты
Сезгә йомырка рулеты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - майонез - 100 грамм; - он - 2 чәй калагы; - куркума - 1 чәй калагы; - каты яки йомшак сыр - 100 грамм. Йомыркаларны майонез, куркума һәм он белән болгатабыз. Табада коймак формасында (нечкә кирәк)...
-
Иртәгә Җәлилдә бәйрәмнәр уңаеннан зур чаралар үтәчәк
Иртәгә, 27 августта Җәлил бистәсендә бәйрәмнәр уңаеннан зур чаралар планлаштырылган. Спорт сөючеләр 10.45 сәгатьтә стадионда ярышларда катнаша һәм тамаша кыла алалар. Мәйданда 10.40 сәгатьтә үзенең төркеме белән Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чыгыш ясаячак. 18.00 сәгатьтә - "Минута славы" тамашасында катнашкан канатта йөрүчеләр чыгышлары. 18.50 сәгатьтә яшь артистлар концерты башлана....
-
Район Пенсия фонды идарәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә күчәләр
Информацион технологияләрнең алга китүе халыкның яшәү сыйфатын, экономика тармакларының йөзен, шул исәптән Пенсия системасының сыйфатлы эшләвен билгеләүче күрсәткеч булып тора. Бүген Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләренең күплеген исәпкә алсак, бу хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү аеруча әһәмияткә ия. Әлеге юнәлешнең үсешен " Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча...
-
Сарманның "Старт" спорт мәктәбендә ял итүче балалар арасында оештырылган спартакиада тәмамланды
«Президент белән бергә» республика хәрәкәте май аенда «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасына старт бирде. Әлеге шигарь астында төрле чаралар, акцияләр, социаль проектлар тормышка ашыру планлаштырылды. «Татарстан командасында бул!» шигаре астында спартакиада башланып китте. «Старт» спорт мәктәбендә ял итүче балалар арасында йөзү ярышлары булды. Шулай ук чаңгы-роллерларда узыш, кече футбол буенча ярышлар...