26 август 2014 яңалыклары
-
Сарманлыларны экология һәм табигатьтән файдалану сораулары буенча кабул итәчәкләр
2 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров экология һәм табигатьтән файдалану сораулары буенча видеоэлемтә аша гражданнарны кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә (Красный Ключ) поселогы, Набережная урамы, 7, "Экологический центр" адресы буенча үтәчәк. Язылу өчен телефон: 8 (8555) 45-66-56.
-
Җәлилдә ике ир-ат арасында чыккан низаг фаҗига белән тәмамланган
Җәлил бистәсендә ике ир-ат арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, кызып китеп, берсе икенчесенең күкрәгенә чалгы белән чаба. Зыян күргән ир шундук үлә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
-
Җәлилдә спорт ярышлары үтәчәк
30 августта Җәлил бистәсе стадионында бистәнең барлыкка килүенә 50 ел тулуга, нефть һәм газ көненә багышланган спорт ярышлары үтәчәк. Ярышларда катнашу өчен гаризаларны Җәлил бистәсенең "Батыр" комплексына 27 августка кадәр тапшырырга кирәк. Ярышлар программасы 1 бит 2 бит
-
Сарманнан Илназ Сәетшин үзен белгәннән бирле баянда уйный
Исегездә булса, без "Минем яраткан музыка уен коралым" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Җәйге каникуллар вакытына туры килгәнгәме, безгә фотолар аз килде. Һәм, ниһаять, безнең икенче катнашучыбыз билгеле булды - Сарманнан Илназ Сәетшин. Ул үзе турында язып җибәрде. "Мин Сарман гимназиясенең җиденче сыйныфына укырга барам. Мәктәптә "4"ле, "5"ле билгеләренә укырга...
-
Һава торышы прогнозы сарманлыларга янәдән яңгыр вәгъдә итә
Күп вакыт һава торышы безгә үз "сюрприз"ларын алып килә. Шуңа күрә прогнозларга да ышанып бетеп булмый. Әлбәттә, G!Smeteo.ru сайты сирәк ялгыша, тик күз күрер. Ә ул сайт күрсәткәнчә, безне янәдән атна буе кыска вакытлы яңгырлар көтәчәк.