26 август 2013 яңалыклары
-
Сарманда рейд нәтиҗәләре
Узган атнаның ял көннәрендә юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы профилактик чара уздырылды. Бу юлы ул массакуләм «Игътибар - балалар!» акциясе кысаларында үтте. Аның барышында балаларны махсус утыргычлардан башка транспорт салонында йөртүче 22, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 3, куркынычсызлык каешларын кулланмыйча йөруче 15 шофер ачыкланды. Юл иминлеге...
-
Сарманда балалар саны арта
Сарманда ел башыннан 111 бала туды. Ул Фаиз һәм Рузилә Әхтәмовлар гаиләсендә дөньяга аваз салды. Кызга Рания дип исем куштылар.
-
Яңа Имән авыл җирлегендә өмәләр планлаштырыла
31 августта Яңа Имән авыл җирлегенә каралган авыллар (Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә) зиратларында өмәләр узачак.
-
Сарманда ягулык чорына әзерлек төгәлләнә
Район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә каралган сорауларның иң әһәмиятлесе ягулык чорына әзерлек булды. Җәлил җылылык челтәре оешмасы җитәкчесе Альберт Әхмәтгалиев, "Җылылык челтәре" җәмгыяте директоры Раил Габдрахманов чыгыш ясадылар, кышкы ягулык сезонына әзерлек торышы, башкарылган эшләр хакында сөйләделәр. Әлеге мәсьәлә буенча һәр өлкәдәге бүлек җитәкчеләренең дә фикерләре тыңланды....
-
Сарманда – җәйнең соңгы атнасы
Хәрмәтле Сарманлылар, менә җәй дә тәмамланып килә инде. Иң җылы ел фасылының соңгы атнасын файда белән үткәрегез, бер ел буе заяга сарыф иткән вакытыгызны кызганып йөрерлек булмасын!