26 май 2014 яңалыклары
-
Мортыштамакта һәм Җәлилдә хәрби әзерлек нигезләре буенча җыеннар башланды
Бүген Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләренең унынчы сыйныфларда укучы егетләр өчен биш көнлек җыеннары башланды. Аны Татарстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов ачып җибәрде. Ул егетләргә җыеннарның хәрби хезмәткә әзерлек икәнен аңлатты, армия хезмәте турында сөйләп китте, уңышлар теләде....
-
Район Советында чираттагы киңәшмә узды
Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә авылларның архитектур кыяфәте, ташландык ихаталар, биналарны барлап, тәртип салу, явымнар булмау сәбәпле, янгынга каршы режимны көчәйтү турында сөйләштеләр. Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге начльнигы Флер Әхмәтшин районның шәһәр төзелеше советы эшчәнлеге белән таныштырды, бирелгән җир участокларының максатчан файдаланырга тиешлегенә тукталды. Бу күп балалы гаиләләргә...
-
Янурыс авыл җирлегендә эшләр дәвам итә
Янурыс авыл җирлегендә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре алып барыла. Анда агарту, буяу, яшелләндерү эшләре башкарыла.
-
Җәлилнең "Батыр" комплексы йөзү буенча ярышларда иң яхшы күрсәткечләргә ия булды
Күптән түгел район эшчеләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Аның нәтиҗәләре - түбәндә. 3х25 метрга эстафета 1. "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы. 2. Башкарма комитет. 3. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе. 50 метрга йөзү (ир-атлар) 1. Рамил Хәйруллов ("Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы). 2. Булат Әхмәдуллин (Башкарма...
-
Районның "Рябинушка" һәм "Родники" ансамбльләре "Каравон" фестивалендә катнаштылар
25 майда Лаеш районының Русское Никольское авылында XXII "Каравон" русча фольклор фестивале үтте. Анда Сарман районыннан Александровка авылының "Рябинушка" һәм Җәлил бистәсенең "Родники" ансамбльләре катнаштылар.
-
Район укучылары география һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар
Бүген район мәктәпләренең унберенче сыйныф укучылары беренче имтиханнарын тапшыралар. Бердәм дәүләт имтиханы сайланган фән буенча үтә. Бүген география һәм рус әдәбиятын сайлаган укучылар имтихан тапшыралар. Шулай ук укыгыз: Район чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнары башлана
-
Җәлилдә велосипед йөртүче бала катнашында юл һәлакәте булды
23 майда 17:10 сәгатьтә Җәлил бистәсенең 30 лет Победы урамында ВАЗ-21099 йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча, велосипед йөртүче баланы бәрә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә велосипед йөртүче баланың аягы сына.