26 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарманда сәләтле балалар слеты үтте
Бүген Сарманда сәләтле балалар слеты үтте. Анда район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларында җиңүче укучылар бүләкләнде. Укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү церемонияләрендә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, "Татарстанның Көньяк-Көнчыгышының сәләтле балалары" фонды Советы әгъзасы Зәкия Яһудина катнаштылар....
-
Сарманда табылган акча янчыгын хуҗасы килеп алды
Без сезгә Сарман сәнгать мәктәбе кафесы янында акча янчыгы табылганы турында хәбәр иткән идек. Ниһаять, хәзер аның хуҗасы да табылды. Ул - Сарманнан Зарина Захарова.
-
"РариТЭК" газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
-
Сарманда "Тукай, син мәңге яшь" дигән бәйрәм чарасы үтте
Бүген Сарманда "Тукай, син мәңге яшь" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Аны Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән район үзәк китапханәсе бергә оештырдылар. Чарада 7 мәктәп һәм Сарман аграр көллияте командалары катнашты. Бәйрәм кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелде. "Сарман" газетасында оештырылган шигырь язучылар конкурсында җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар бүләкләнде. Командалар биремнәр...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык
Сезгә креветка, лимон һәм лавр яфрагыннан шашлык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - лимон согы - 2 аш калагы; - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - тоз, яңа тартылган кара борыч, лачау формасындагы кызыл борыч - һәрберсе ярты аш калагы; - сарымсак - 2 тырнак; - чистартылган хан креветкалары...
-
Сарманда "Тукай, син мәңге яшь" бәйрәм чарасы башланды
Бүген "Тукай, син мәңге яшь" бәйрәм чарасы кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелә. Анда катнашучы командалар бәйрәмгә килә башладылар инде.