26 март 2015 яңалыклары
-
Сарманда районның кече һәм урта эшмәкәрләре сорауларына җавап алдылар
Район Башкарма комитетының утырышлар залында районның кече һәм урта эшмәкәрләренең Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе, ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный, ТР эшмәкәрлеккә булышлык үзәге, Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнагәть палатасы идарәсе вәкилләре белән очрашулары булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин районда эшмәкәрлекнең торышы белән таныштырды. Очрашуга килгән...
-
Район газетасына вакытыннан алда язылырга биш көн вакыт калды
2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга вакытыннан алда язылу бара. Вакытлы матбугатка, шул исәптән район газетасына да, почта хезмәтләре күрсәтү, кәгазь хаклары арту сәбәпле,1 апрельдән яздыру бәяләре артачак. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, район газетасына язылып куйсагыз, күңелегез тыныч булыр. Биш көн вакыт бар әле. ӘЛЕГӘ ТҮБӘНДӘГЕ БӘЯЛӘРДӘН ЯЗЫЛА АЛАСЫЗ: аерым кешеләр...
-
Җәлил китапханәсендә мәктәп укучылары өчен экскурсия оештырылды
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә беренче санлы мәктәпнең 1 "В" сыйныф укучылары өчен "Войдем в мир книг вместе" исемле экскурсия оештырылды. Балалар китапханә белән таныштылар, кызыклы уеннарда, викторинада катнаштылар, мультфильм карадылар. Барлык балаларның да "Мәдәни көндәлегенә" китапханәгә килү турында тамга куелды.
-
Сарман белән күрше районда банктан 18 миллион сумга якын акча урлаганнар
Зәй шәһәренең бер банкыннан 18 миллион сумга якын акча урлаганнар. Аларны урлауда пенсиягә чыгып киткән касса хезмәткәренә шик тоталар. Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган, тикшерү бара. Тулырак мәгълүматны сылтамадан үтеп укыгыз.
-
Сарман кызы Гөлназ Гарипова "Ел хәйриячесе" конкурсының "Нурлы кешеләр" номинациясендә җиңде
Татарстанда 2006 елда иганәчелек эшчәнлеге советы оешкан иде. Ул "Ел хәйриячесе" конкурсы уздыру тәкъдиме белән чыгып, 2007 елдан бирле ел саен шул исемдәге республика конкурсы үткәрелә. Аның 2014 ел җиңүчеләре арасында Сарман кызы Гөлназ Гарипова (фотода - сулдан өченче) да бар. Ул "Нурлы кешеләр" номинациясендә җиңде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25...
-
Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә булачак сайлауларга кадәр Татарстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Владимир Путин Татарстан башлыгы постында вәкаләтләр срогы чыгып килүче Рөстәм Миңнехановны сентябрь аенда булачак сайлауларга кадәр Татарстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
-
Сарман районы командасы өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларыннан икенче урын алып кайтты
19-22 март көннәрендә Саба муниципаль районында ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2000 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында РСФСРның, ТАССРның атказанган урман хезмәткәре, "Знак почета" һәм "Октябрьской революции" орденнарының кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 19 районыннан һәм 4 шәһәреннән, Россиянең,...