26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Хәерле төн, тәмле төшләр сезгә, дуслар!
Төннәрегез тыныч, имин үтсен. Фото :https://vk.com/public147862424
-
«Җәлилнефть» идәрәсе хезмәт коллективының җыелышы булды
Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда «Җәлилнефть» идарәсенең хезмәт коллективы җыелышы булды. Аның эшендә «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин катнаштылар. «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов 2017 елгы җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Идарәнең...
-
Кәүҗияк һәм Әлмәттә халык җыеннары үтте
Бүген, 26 январь көнне, Кәүҗияк һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Аларда узган елда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыклары Фиргать Хөснетдинов һәм Данияр Газизов отчетлары тыңланды. "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, узган елгы нәтиҗәләргә тукталды. Участок инспекторлары Айрат Талипов һәм Марс Кәримов районда...
-
Гүзәл Уразованың яңа образы ошыймы сезгә, дуслар?
Гүзәл Уразова образын үзгәрткән, сезгә ошыймы, дуслар?
-
САРМАНЛЫЛАРНЫҢ ТӨШКЕ АШЛАРЫНА МАЙОНЕЗДА ПЕШКӘН СКУМБРИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ
500 г балык ите 40 г он 40 г үсемлек мае 200 г башлы суган 250 г кишер 30 г укроп петрушка тәменчә тоз, борыч. Скумбрия балыгы итен (сөякләре алынган) кисәкләп ту¬рыйбыз, онда әвәләп ике ягын да кыздырып алабыз һәм тирән эчле табага салып барабыз. Балык өстенә туралган суган, угыч...
-
РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗГА КУКУРУЗ ОНЫННАН БЕЛЕН ПЕШЕРҮ ЫСУЛЫ
РЕЦЕПТ Кукуруз онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Бүген искиткеч тәмле кукуруз коймаклары белән сыйлана аласыз. Камыр өчен: 100 г кукуруз оны, 2 йомырка, 100 мл 10% лы сөт өсте (сливки), бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы шикәр оны. Кыздыру...
-
Сарманлылар чикләвекне ничек сайларга һәм сакларга кирәклеген беләме?
Әстерхан чикләвеге 60 процент майдан, 17 процент аксым һәм углеводлардан, А, В, С, Е витаминнарыннан тора. Чикләвек кандагы холестеринны киметә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, азканлылыктан интегүчеләргә ярдәм итә. Майлар күп булса да, ни гаҗәп, ул кешене симертми. Көненә биш чикләвек ашасаң, майга бай башка ризыкны авызга алмаска да мөмкин. Яңа гына...
-
Якташыбыз ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге премиясенә лаек булды
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 2017 ел буенча исемле премияләре ияләре билгеле булды. Гуманитар фәннәр өлкәсендә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге премиягә «Төрек-татар, антик һәм рус әдәбиятларының үсеш этаплары», «VII-XVI гасырларның төрек-татар әдәбиятында дәүләтчелек идеясе» исемле фәнни хезмәтләре өчен якташыбыз - Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр...
-
Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк
Төзелешкә республика бюджетыннан 282 миллион сумга якын акча бүленә. (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). 2017 елда Татарстанда барлыгы 2600 урынга исәпләнгән 31 күпфункцияле мәдәни үзәк төзелгән. 2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк....
-
Фотоларда - Сарман урта мәктәбе тормышы
Мәктәп еллары һәркемнең күңелендә матур хатирәләр уятадыр. Балачак, яшьлек дуслары, сыйныфташлар белән очрашкан саен, шул вакытларга кайтып, истәлекләрне барлау - аеруча күңелле. Әлеге фотолар сезгә дә ошар, кадерле дуслар. Белем-тәрбия биргән укытучыларыбызны, мәктәп елларын бергәләп искә төшерик. Фотоларны редакциягә райондашыбыз Рөстәм Шәйхзадин алып килде.