26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында "Авыл тәрбиячесе-2017" бәйгесе үтте
Бүген Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасы төп мәйданчыгында "Авыл тәрбиячесе-2017" бәйгесе узды. Бәйгедә 10 авыл тәрбиячесе төрле яклап үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Рангазар балалар бакчасы тәрбиячесе Ильмира Хөснуллина танылды. Икенче-өченче урыннарны Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Гатиятуллина һәм Сарысаз Тәкермән балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Зарипова бүлештеләр. Калган тәрбиячеләр...
-
Крестьян-фермер хуҗалыкларының район конференциясе үтте
Бүген крестьян-фермер хуҗалыкларының район конференциясе узды. Анда катнашучылар алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең юридик мәсьәләләр буенча консультанты Айдар Гыйльметдинов, җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айдар Нариманов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов чыгыш ясап, узган елгы эшчәнлек турында сөйләделәр,...
-
Райондашыбыз Мәскәүдә съездда булды
19-22 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең XVI съезды үтте. Аның эшендә РФ Хөкүмәте җитәкчесе, "Бердәм Россия" сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев катнашты. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында төрле дәрәҗә депутатлар, укытучылар, мәдәният өлкәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары бар иде. Партиянең Сарман районы...
-
Петровка Завод мәктәбе командасы пневматик винтовкадан ату ярышларында җиңде
23 январьда Россия ДОСААФ оешмасынын 90 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан Сарманның ДОСААФ оешмасында хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Айлык кысаларына кергән чараларның берсе булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына район мәктәпләре арасында оештырылган пневматик винтовкадан ату ярышлары узды. 24 январьда Сарман гимназиясе 13 мәктәптән килгән 32 укучыны ярышларга кабул...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йомырка рулеты
Сезгә йомырка рулеты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - майонез - 100 грамм; - он - 2 чәй калагы; - куркума - 1 чәй калагы; - каты яки йомшак сыр - 100 грамм. Йомыркаларны майонез, куркума һәм он белән болгатабыз. Табада коймак формасында (нечкә кирәк)...
-
Әгерҗе районы коллегаларыбыз кызыклы язмалары белән уртаклаштылар – Күрше Пурга егете армиядән егерме дүрт (!) елдан соң кайта
...Узган гасырның 90нчы ел башларында Кече Пургада туып-үскән удмурт егете армиядән кайтканда хәбәрсез югалган дигән хәбәр Әгерҗегә дә яшен тизлегендә килеп ирешкән иде. Ул чакларда базарда сату итүче удмурт түтәйләреннән солдат егетнең язмышы турында сораштырып торсам да, яхшы хәбәр ишетмәдем. Латвиядә ике ел хәрби бурычын үтәп кайтучы егет суга төшкәндәй...
-
Бүген – район үзәк чыршысына тавыш бирү өчен соңгы көн
Дуслар! Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул бүгенге көннең, 26 январьның 23:59 сәгатенә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында...