25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарманлыларның яраткан рәссамы Рушан Шәмсетдиновка – 70 яшь
Бүген график, каллиграф, рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы Рушан Галәветдин улы Шәмсетдиновка 70 яшь тулды. Ул - Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорындагы ханнар образын, аларның холык-фигыльләрен сурәтләгән, нечкә тоемлау сәләтенә ия, татар тарихын җентекләп өйрәнүче кылкаләм остасы.
-
Сарманлылар Разил Вәлиев белән очраштылар
Бүген «Сарман» кинотеатрында Татарстанның халык шагыйре, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очрашу кичәсе узды. Очрашу җылы истәлекләргә бай булды, авторның шигырьләре, аларга язылган җырлар...
-
Кәүҗияк нәниләре Әниләр көнен бәйрәм иттеләр
Кәүҗияк балалар бакчасында "Әнкәй җирдә - иң зур кеше" дигән бәйрәм иртәсе үтте. Бу бәйрәмдә балалар әниләренә матур шигырьләрен, җыр, биюләрен бүләк иттеләр. Тәрбияче Гөлнара апалары кызыклы уеннар уйнатты. Соңыннан балалар әни, әбиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Түләнмәгән штраф өчен машинага арест салына
Район эчке эшләр бүлегенең 516 санлы әмере нигезендә (23.11.2016) 24 ноябрьдә район территориясендә ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән берлектә рейд үткәрделәр. Бу профилактик чара ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан уздырылды. Рейд барышында 50000 сум күләмендә түләнмәгән штрафы булган бер гражданинның машинасына арест салынды.
-
Сарман аграр көллиятенең эш тәҗрибәсе белән якутлар кызыксына
Бүген - 25 ноябрь көнне Сарман аграр көллиятендә "Системаны модернизацияләү шартларында квалификацияле кадрлар әзерләү сферасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен гомумиләштерү" дигән тема астында Бөтенроссия семинары эшли башлады. Анда катнашучыларны көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов сәламләде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Зәй политехник көллиятенең...
-
Сарманлылар өчен 2017 елга – яшәү минимумы
2016 елның 29 сентябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында 2017 елга яшәү минимумының күләмен билгеләү" турындагы Татарстан Республикасы кануны нигезендә пенсионерның яшәү минимумы 2017 елга 8232 сум итеп билгеләнде.