25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Районда терлекләрне кышлату уңышлы гына дәвам итә
Бүген район буенча көн саен 49 тонна сөт савалар, бу - хуҗалыкларда һәр сыердан уртача 9,5 килограмм сөт савыла, дигән сүз. Ун айда исә һәр сыердан уртача 3554 килограмм, ә барлыгы 18259 тонна сөт савылды. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 102 процент тәшкил итә. Ит җитештерү 1359 тонна,...
-
Мортамак авылында яшәүче Миңнур Ахуновага 90 яшь
Аны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин килде. Ул Россия президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев. "Сарман" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров иң матур теләкләрен җиткерделәр. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.
-
Район музеенда " Кадерләп саклау кирәк!..." китабының презентациясе булды
Бүген Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда "Кадерләп саклау кирәк!..: китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Бу - уникаль китап. Әлеге җыентыкта мәктәп балаларының тәүге күңел җимешләре тупланган. Әлеге китап Министрлар Кабинетының грантына ия булган Сарман районы ветераннар һәм пенсионерлар Советы белән берлектә Сарман районының " Бөек Ватан сугышы...
-
Декабрь аена намаз вакыты
-
Районда демографик хәл
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда ел башыннан 175 яңа гаилә барлыкка килгән. Аерылышучылар да аз түгел - 88. Бүлектә 301 бала туу теркәлгән. Үлүчеләр саны исә - 489. Бүлек хезмәткәрләре вафат булучыларның туганнарына бу очракны өч көн эчендә теркәтергә кирәклеген искәртәләр.
-
"Әни белән янәшә" дигән конкурс дәвам итә. Иртәгә конкурска нәтиҗә ясалачак,катнашырга ашыгыгыз
Нәрсә генә эшләсәк тә, кайда гына булсак та - әниләр һәрчак безнең янда булырга тырышалар. Әлбәттә, һәркемнең диярлек алар белән истәлекле фотолары бар. Әниләрегез белән тарихка кереп калган кызыклы фотоларыгыз булса, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. "Әни белән янәшә" дип исемләнгән конкурста катнашыр өчен кечкенә чагыгызда төшкән дә, хәзерге вакытта сурәтләнгән...