25 август 2017 яңалыклары
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән кыяр тозлау рецепты
Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә калын боҗралы итеп туралган 1 кишер, 2 баш суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч салына. Аннан кыярны тезәбез, аның өстенә кайнап чыккан су салып, 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы...
-
Икенче санлы «Лилия» балалар бакчасында “Янгын куркынычсызлыгы” атнасы үтте
Икенче санлы «Лилия» балалар бакчасында "Янгын куркынычсызлыгы" атнасы үтте. Тәрбиячеләр балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләделәр, слайдлар карадылар. Янгын булган очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотырга кирәклеге турында фикер алыштылар. 25 август көнне балалар янгын сүндерүчеләр белән очраштылар. Балалар янгын сүндерүчеләргә бик күп сораулар бирделәр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтен күргәч,...
-
Сарманның Татар Илеге буендагы ял паркында бәйрәм узачак
30 августта Сарманның Татар Илеге Буендагы паркында Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Алар 10,00 сәгатьтә башлана. ПРОГРАММАДА: -хезмәт алдынгыларын һәм җәмәгать эше активистларын бүләкләү; -гер спорты, пауэрлифтинг, армрестлинг, шахмат ярышлары, боксчыларның күргәзмә чыгышлары; -мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр мәйданчыгы эшли; -мәдәни чаралар:балалар өчен күңелле квест, романслар башкару, фольклор коллективлар...
-
Рангазар авыл китапханәсендә күргәзмә эшләнгән
25 август Җәлилчеләрнең каһарманнарча һәлак булуына 73 ел тула.Шушы вакыйгага багышлап Рангазар авыл китапханәсендә " Көрәшкә бирелгән гомер " дигән китап күргәзмәсе эшләнде.Күргәзмәгә патриот шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында булган китаплар,журналлар куелды.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемнәре - безнең йөрәк түрендә.Аларның фаҗигале язмышы- киләчәккә кисәтү, гомерләрне сугыш өзмәсен, имин илебездә...
-
Алда яллар көтелә
Хөрмәтле газета укучылар! Республика көне уңаеннан Корбан бәйрәмендә ял итү сәбәпле, газетаның киләсе саны 31 августта чыгачак. Котлау, белдерүләрегезне 28,29 августтан да соңга калмый китерүегез сорала.
-
Сарманда тагын бер урамга асфальт юл түшәлде
Сельхозтехника территориясендэ Сафиуллин урамына асфальт юл тушэлде
-
Сарманга бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килә
5 сентябрьдә, районга эшлекле сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина халыкны кабул итәчәк. Кабул итүгә 2-43-99 телефоны буенча яки балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Айгөл Мәхмүтовага (Сарман, Ленин урамы, 35, кабинет № 1-10) килеп, алдан язылырга кирәк.
-
Сарманда Х.Хайруллин урамында асфальт җәелде
Сарманда ремонт эшләре дәвам итә. Х.Хайруллин урамында асфальт җәелде.
-
Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 25 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. https://vk.com/doc200499291_450227670
-
Сарман-Яр Чаллы юлында әйләнүле хәрәкәт өчен юл ясала
Сарманны әйләнеп уза торган юлны ясауда эшләрне дәвам итүгә быел 50 миллион сум акчалар каралган. Хәзерге вакытта аның Яр Чаллы-Сарман юлы өлешендә (Яңа Әхмәт авылы тирәсе) әйләнүле хәрәкәт өчен юл ясала. Алга таба асфальт салу Илексаз авылы юнәлешендә дәвам иттереләчәк.
-
Районның үзешчән артистлары басуда концерт куйганнар
Кичә, 24 августта, районның үзешчән артистлары агитбригадасы концерт белән "Сарман" агрофирмасының басуда эшләүчеләре янында булдылар.
-
Мультфильмнар булачак
27 августта Жэлилдэ, 28 августта Сарман үзәк ял паркында, кино көне уңаеннан, "Снежная королева 3:Огонь и лёд" мультфильмы күрсәтеләчәк (Режиссёры һәм сценарий авторы: А. Цицилин;89 мин.6+). Башлана: 19.30 сәгатьтә.
-
Ләшәү Тамак мәктәбе "Таң" балалар бакчасы каршында уен мәйданчыгы барлыкка килгән
Ләшәү Тамак мәктәбе "Таң" балалар бакчасы каршында бик матур уен мәйданчыгы барлыкка килде.Балалар бик шат,ата-аналар җитәкчеләребезгә рәхмәтле!