25 август 2015 яңалыклары
-
Районда "Экстремизга – Юк!" дигән айлык үтәчәк
Республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту, терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү, шулай ук халыкта экстремистик идеология белән килешмәүчәнлек тәрбияләү максатыннан 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр «Экстремизга - Юк!» дип исемләнгән айлык игълан ителде. Җәмәгать берләшмәләре, фәнни, яшьләр оешмалары, дини берләшмәләр, айлыкта актив катнашырлар дип көтелә.
-
Сарманлылар өч көн рәттән ял итәчәкләр
30 август - Татарстан Республикасы көне. Бәйрәм көн якшәмбәгә туры килү сәбәпле, ул дүшәмбегә, ягъни 31 августка күчерелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының производство календаре нигезендә 29, 30 һәм 31 август ял көннәре булачак.
-
Сарманда матур бакчалар күбәя
Илфат һәм Ләйлә Нигъмәтуллиннар бакчасын күреп, һәркем сокланадыр. Юктан да матурлык тудырырга сәләтле хуҗабикәнең чәчәкләре дә үзгә урнашкан. Башкаларда гади генә үсеп утырган кашкарыйлар, бәрхет, яран гөлләре дә монда шау чәчәктә, "янып" утыралар. Чәчәкле аланда нинди генә һәм ничә төрдә чәчәк юк икән! Хәтта чүп үләне урынына да чәчәкләр үсә...