25 июль 2020 яңалыклары
-
Балаларга СНИЛСны гаризасыз да алып була. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
-
Гүзәл Уразова: «Концертлар булмаса, Илдар белән укытырга чыгабыз»
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән хәләл җефете Илдар Хәкимов, гастрольләр башланмаса, укытырга әзер булуларын Инстаграм битендә язганнар.
-
"Сарман" агрофирмасында арпа суктыруга керештеләр +ВИДЕО
.
-
«Улы үлеп ятканда, үзеннән кан тапларын юган»: вәхши үтерүче эшенә нокта куелды
ТР Югары суды өч кешене үтерүчегә карата хөкем карары чыгарды. Коточкыч фаҗига узган елның декабрь аенда була. Ир-ат, рәхимсез рәвештә, үзенең элекке хатынын һәм ике баланы үтерә. Үги әтисенең пычагыннан 12 яшьлек бала гына котылып кала. Куркыныч төн турында тулырак «Татар-информ» репортажында.
-
Район сәүдәгәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
.