25 май 2016 яңалыклары
-
Район халкы июньдә өч көн рәттән ял итәчәк
11-13 июньдә Россия көне уңаеннан рәттән өч көн ял булачак. 12 июньдә Россия көне - эшләми торган бәйрәм көн календарь буенча якшәмбегә туры килә. Шул сәбәпле ял көне якшәмбедән дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, өстәмә ял көне барлыкка килә.
-
Районда терлек азыгы хәзерләү техникаларының әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды
Бүген районда терлек азыгы хәзерләү техникаларының әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерүләр узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирмалар директорлары катнашты. Җәмгыятьнең райондагы өч агрофирмасында да техникалар әзерлек сызыгына куелган. Алай гына да түгел, инде...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сосискалар һәм бәрәңге пюресы белән роллар
Сезгә сосискалар һәм бәрәңге пюресы белән роллар рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кунжут - 1 чәй калагы; - нечкә ләвәш - 2 данә; - бәрәңге - 500 грамм; - голланд сыры - 200 грамм; - тавык йомыркасы - 1 данә; - тоз - 1 чеметем; - ак май -...
-
Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
Бүген районыбыз мәктәпләрендә, уку елы тәмамланганын искәртеп, кыңгырау чыңлады. Ә чыгарылыш сыйныфы, тугызынчы класстан соң китүчеләр өчен ул мәктәп белән хушлашу чыңы булды - алар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел районыбыз мәктәпләрен 194 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфта 391 укучы белем алды. Сарман урта мәктәбендә узган бәйрәм укучыларның, укытучыларның, әти-әниләрнең күңелендә...
-
Район мәктәпләрендә 585 укучы чыгарылыш сыйныфны тәмамлый
Бүген мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме билгеләп үтелә. Район мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаучы 194 укучыны ничә еллар буена озата барган кыңгырау чыңы аларга изге юллар теләсен. Ә тугызынчы сыйныфны 391 укучы тәмамлый.