25 май 2015 яңалыклары
-
Районыбызның 8 егетен бүген армия сафларына озаттык
Алар белән бергә 3 мөслимле дә китте. Егетләребез сынатмаслар, намуслы хезмәт итәрләр, алар турында бары куанычлы хәбәрләр генә килер, дигән теләктә калабыз. Исән-имин йөрегез, туган якта сезне көтәләр, егетләр. Хәерле юл сезгә!
-
Сарманлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында мәгълүмат ала алалар
Һәркемнең диярлек туганнары, якыннары Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Аларның күбесе яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалучылар да шактый. Әгәр дә сезнең сугышта катнашкан берәр кешене табасыгыз килә икән, "Халык хәтере" ("Память народа") сайтына керегез. Анда максималь мөмкин рәвештә тулы мәгълүмат тупланган.
-
“Сарман” агрофирмасы савымчылары ярышка чыктылар
Әлмәт авылында урнашкан җәйге лагерь янында бүген күңелле бәйрәм узды. Агрофирма җитәкчесе Диккать Хөснетдинов сәламләгәннән соң, бәйгеләргә старт бирелде. Иң элек сыер саву аппаратын сүтеп-җыю ярышы уздырылды. Аннан орлыкландыру буенча белгечләр көч сынашты. Бәйрәм агрофирма хезмәткәрләренең спорт уеннары белән дәвам итте. Хатын-кызлар да, ир-егетләр дә кул көрәштерүдә, таяк тартышуда, гер...
-
Иске Минзәләбашта балалар экскурсияга бардылар
22 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары урманга экскурсияга бардылар. Барыбыз да табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр һәм спорт уеннары уйнадылар.
-
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды
23 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
-
Район үзәк балалар китапханәсендә бәйрәм үтте
22 майда үзәк балалар китапханәсе "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектына нәтиҗә ясау өчен беренче класс балаларын "Китап диңгезенә сәяхәт" исемле бәйрәмгә чакырды. Бу проектта җиңгән, актив катнашкан, белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләрне "Үзәкләштерелгән китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Роза Гайфуллина бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды, укуларында уңышлар...
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә экологик дәрес узды
13 нче май көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә экологик дәрес үтте. Авыл чишмәләренә багышланган ачык дәресне Әлфия Нәҗибовна җитәкчелегендә 10 нчы класс укучылары әзерләде.