25 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарманда "Тукай, син мәңге яшь" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтәчәк
Иртәгә, 26 апрельдә - Габдулла Тукайның туган көнендә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" үзәк китапханә белән берлектә "Тукай, син мәңге яшь" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырачак. Аның программасы нигезендә мәктәп командалары арасында әдәби ярыш оештырылачак. Белешмә өчен телефоннар: 2-40-31, 2-42-33. Бәйрәм чарасының Нигезләмәсе
-
Районга Президент Рөстәм Миңнеханов килде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, берничә районда, шул исәптән безнең районда да, булды. Ул Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснулиин белән вертолеттан басуларны карап әйләнгәннән соң аргофирмалар директорлары, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре...
-
Сөлектә "Тукай белән янәшә..." дигән кичә узды
Сөлек мәдәният йортында "Тукай белән янәшә..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Балалар театр коллективы Тукай шигырьләрен театральләштереп күрсәтте. Шагыйрьнең сүзләренә җырлар башкарылды һәм аның шигырьләре сөйләнде.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – груша пирогы
Сезгә груша пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - хуш исле грушалар - 1 килограмм; - ак май - 260 грамм; - шикәр комы - 1 стакан; - лимон - 2 данә; - тавык йомыркасы - 4 данә; - кукуруз оны (полента) - 130 грамм; - бал - 50 грамм;...
-
Район территориясендә юл-транспорт һәлакәте булды
23 апрельдә 14.30 сәгатьтә Әлмәт-Мөслим юлының 33 километрында юл-транспорт һәлакәте булды. Chevrolet NIVA автомобиле йөртүчесе, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, ВАЗ-2106 автомашинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Chevrolet NIVA йөртүчесе тән җәрәхәтләре алды.
-
Шәрләрәмә авылы мәчетендә өмә үтте
Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Кичә шундый өмә Шәрләрәмә авылы мәчетендә үтте.