25 февраль 2018 яңалыклары
-
Игътибар! "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсына тавыш бирү дәвам итә!
Фотоконкурска тавыш бирү нәкъ бер тәүлек, ягъни 26 февраль көнне сәгать 11.00 кадәр дәвам итәчәк, шуның өчен якыннарыгызның фотосүрәтләренә тавыш бирергә соңга калмагыз, дуслар!Тавыш бирүне үзебезнең төркемебездә опрос тәртибендә урнаштырдык.
-
Илексаз мәктәбендә “Туган тел көне” үтте
19-21 нче февраль көннәрендә Илексаз мәктәбендә "Туган тел көне" үтте. "Туган телем - иркә гөлем" исемле сыйныф сәгатен авыл китапханәчесе Әлфия Закирова уздырды. 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф сәгатендә телләрнең төрлелеге, аларның килеп чыгышы, классификациясе каралды. 5-7 нче сыйныф укучылары, 2 командага бүленеп, "Кызыклы татар теле" ярышында катнаштылар. Сәләтле...
-
Илексаз мәктәбе балалары ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы белән очраштылар
"Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән. Бервакыт ул алтын тәнкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай итеп тагын алтыннар эзләвен дәвам итә. Дөрестән дә, аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәнкәләр очраган. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп киткән. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр: Нәрсә ул тормыш? Ул...
-
Райондашыбыз дәрәҗәле исемгә лаек булды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман егете - ТР Суд департаменты җитәкчесе урынбасары Рамил Миргаяз улы Рамазановка хөкүмәт бүләген тапшырды. Райондашыбыз "ТР атказанган юристы" исеменә лаек булды
-
Җәлилдә әфганчыларны искә алдылар
Бистәдә һәм Яңа Минзәләбаш авылында яшәгән, әфган сугышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашларыбызга мемориал такталар куелды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, бистә җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район әфганчылар җәмгыяте рәисе Эдвард Төхбәтуллин, күрше районнарның әфганчылар җәмгыятьләре әгъзалары...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Ахмадуллин Диас
Ахмадуллин Диас 5 яшь Үскәч мин солдат булам!
-
Хәерле, матур иртәләр телибез сезгә, дуслар!
Көнегез күңелле вакыйгаларга бай булсын, барыр юлларыгыз уң булсын. Аллахы тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын.