24 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Җәлилдә референдум ахырына якынлаша яки Карт агачлар киселәчәкме?
Участокларда йөргәндә, сайлаучыларга “Быел һәм киләчәктә ниндирәк эшләр башкарылуын теләр идегез?”- дигән сорауны да бирдек.
-
Җәлилнең икенче мәктәбендә күргәзмә оештырганнар
Әниләр көненә багышлап, укучылар стена газеталары чыгарганнар.
-
Әнине дә котладым, сайлауга да өлгердем , - ди Илнур әфәнде
- Иртәнге 9.00 сәгатькә исемлектә теркәлгән сайлаучының 288 е үз тавышын бирергә өлгерде. Эш төштән соң киеренкерәк булыр дип уйлыйбыз, - диде поселокның икенче мәктәбенә урнашкан 2538 сайлау учатогы рәисе Рамил Байрашев.
-
Балалар Евровидениесендә катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә
Быел бәйгедә Россиядән Татьяна Меженцева һәм Ооржак Денберел дуэты катнаша.
-
Спорт ветеранына – төзек юллар, саф һава, 5 яшьлек Рәмиләгә – матур бакча
- Җәлилебезнең матурлануына бик сөенәм. Спорт белән дус буларак, саф һавада йөрергә яратам.
-
Җәлиллеләр референдумны хуплыйлар
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген – 24 ноябрь көнне Җәлил поселогында үзара салым мәсьәләләренә багышланган референдум үткәрелә.
-
Бүген Җәлилдә референдум уздырыла
Поселокнын сигез сайлау участогында буген узара салым буенча референдум уздырыла.
-
Җәлилдә үзара салым акчасына матур эшләр башкаралар
Көннән-көн тормышыбыз уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә. Юл төзелешенә, социаль объектларны яңартуга зур әһәмият бирелә. Район үзәгендә, җирлекләрдә булган үзгәрешләр һәркемне сокландырадыр. Хәтта чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбыздан еш кына көнләшү катыш соклану сүзләре ишетергә туры килә. Бер-ике ел кайтмый торганнар да гаҗәпләнү хисен белдерәләр. Башкарылган эшләрдә, бер яктан, республика программалары ярдәмен тойсак, икенчедән, халыкның үзенең активлыгы - яшәгән җирен матурлау, төзекләндерү теләге көчле булуы сизелә.
-
Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлыйбыз
"Җиргә - матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" Җырларда да юкка гына болай җырланмый. Бары тик аналарга гына гомер бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Тормышта кем һәм нинди булуыбыз белән дә без әниләребезгә бурычлы. Алар булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.