24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнде
Районда шикәр чөгендерен алу төгәлләнде. Ул барлыгы 10488 гектарда игелгән иде. Хәзерге вакытта аны кагатлардан Зәй шикәр заводына төяп озату дәвам итә. Бу көнгә анда 262315 тонна чимал озатылды. Узган шимбәдә исә чөгендер төяүчеләрне бүләкләделәр. Ринат Илдарханов ("Сарман" агрофирмасы) - беренче, Илфат Йосыпов белән Рамил Салихов ("Нөркәй" агрофирмасы) - икенче,...
-
Сарман бильярд сөючеләре бәйрәм итәләр
24 октябрьдә Бильярд сөюче көне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык бильярдчылар җыелышып уйныйлар. Бильярдның туган ягы булып Азия санала. Аның берничә төре бар, шул исәптән рус бильярды да.
-
Зур Нөркәйнең "Зөбәрҗәт" ансамбле "Балкыш" фестивалендә лауреат исеменә лаек булды
22 октябрьдә Казан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлар) арасында үзешчән башкаручыларның IV республика "Балкыш" фестиваленең гала-концерты узды. Анда районның Нөркәй авылы "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбле (җитәкчесе - Илһамия Кутусова) "Тирес басу" күренеше белән уңышлы гына чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды. 28...
-
Район мәктәп китапханәләрендә һөнәри бәйрәм билгеләп үтелә
Октябрь аеның дүртенче дүшәмбесендә күп илләрдә Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Россиядә ул беренче тапкыр 2008 елда үткәрелде. Аның кысаларында төрле акцияләр, айлыклар оештырыла.
-
Район газетасында "Без үзебез режиссер" дигән сәхифә ачылачак
Дуслар! Без район газетасында яңа сәхифә ачарга булдык. Ул "Без үзебез режиссер" ("Сам себе режиссер") дип аталачак. Сәхифәгә сездән кызыклы фотолар һәм видеолар көтеп калабыз, хөрмәтле газета укучылар һәм интернет кулланучылар. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Аноним хатлар кабул ителми.
-
Районда кыш якынлаша
Ике атна элек районда беренче кар төшкән иде. Сынамыш буенча, аннан соң 40 көн үткәч, чын кыш җитә. Тик кыш билгеләре хәзер үк күренә башладылар. Суытты, кар да ныклап ява. Кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә дә кирәктер... Шулай ук укыгыз: Сарманда яшәүче шагыйрь Дамир Гарифуллин кыш якынлашуы турында шигырь язган