24 апрель 2019 яңалыклары
-
Хатыйп ага Миңнегулов гомер бәйрәмен Сарманнан башлады
12 майда якташыбыз – татар әдәбияты галиме, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, “Халыкара ел кешесе”, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Соббух Рәфыйков исемендәге халыкара премияләр лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче һәм башка бүләкләр иясе Хатыйп Миңнегуловның – 80 яшьлек юбилее.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен раслады
Көннәр гореф-гадәтләр нигезендә һәм ай календаренә туры китереп сайланды.
-
Кесә телефоны үлемгә китергән
Мәскәүдә кесә телефонын дөрес файдаланмауга бәйле үкенечле фаҗига булган.
-
Район пауэрлифтингчыларының чираттагы җиңүе
21 апрельдә Әлмәт шәһәрендә Пауэрлифтинг буенча Татарстан ачык чемпионаты узды. Анда район спортчылары да катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте
Бүген районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе – муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
-
Район китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай" балаларының белемнәрен тирәнәйттеләр
Сарман №1 "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Сарман китапханәсендә экскурсиядә булдылар.
-
Мәктәпләрдә ике яңа вазифа барлыкка киләчәк
Мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дигән яңа вазифалар кертеләчәк.
-
Сарманлылар “кайнар линия”гә мөрәҗәгать итә алалар
29 апрельдә, гражданнарның хәрби хезмәткә чакырылганда хокукларының саклануын тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, хәрби хеәмткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен “кайнар линия” телефоны эшләяәчк.
-
Райондаш егетләр ил сагына китәләр
Бүген, 24 апрель көнне, район үзәгендәге “Сарман” кинотеатрында райондаш егетләрне армия сафларына озату тантанасы үткәрелде.
-
2018 елда Татарстанда 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен грантлар алган
Республикага эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте яшәү һәм эш урыны белән ярдәм итә.
-
Бүгенге көнгә районда ничә гектар җирдә чәчү үткәрелгән?
Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. 24 апрельгә 12086 гектарда чәчү үткәрелде.
-
Минзәләбаш авылында туып, Мортышбаш авылында гомер итүче Әһелтдинова Әнисә Мисхәт кызының бүген -55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп , бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.