24 март 2015 яңалыклары
-
Сарманда яшәүче сугыш ветераннарына юбилей бүләкләре тапшырылды
Бүген Сарман авылында яшәүче сугыш ветераннары Дәүләтова Камал Дәүләт кызына, Вәгыйзов Хан Вәгыйзь улына, Абдуллин Габделхак Абдулла улына һәм Хәмитов Гыйльмемөхәммәт Зыятдин улына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан булган бүләкләре, урын-җир комплектлары һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Ветераннар янында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, район Башкарма...
-
Районда эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе үткәрелде
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем оештырылган иде. Бүген, 24 нче мартта, аның чираттагы киңәшмәсе үткәрелде. Анда "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм күзәтүчесезлекне кисәтү системасы нигезләре турында"гы Россия Федерациясе законын (24.06.1999) үтәү кысаларында социаль...
-
Район мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Бүген район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Сарман районында мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, "Татаркино" учреждениесе методисты Наталья Орлова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, район киноучреждениесе директоры, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, район...
-
Сарманда һава температурасы нульдән түбән сакланачак
G!Smeteo.ru сайты хәбәр иткәнчә, Сарманда һава температурасы нульдән түбән сакланачак.Аз гына кар яву ихтималы бар. Икенче атна ахырында җылыта башлаячак.
-
Әлмәт мәктәбендә "70 бишле – бу минем Җиңү" конкурсына йомгак ясалды
Әлмәт мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан март аенда "70 бишле - бу минем Җиңү""дигән конкурс игълан ителгән иде.Язгы каникулга китәр алдыннан конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Аларга грамоталар тапшырылды.