24 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Бүген Казанда ТР Журналистлар берлегенең съезды үтте
Ул быел 19 тапкыр уздырылды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
-
Әлмәттә халык җыены узды
Әлмәт авыл җирлегендә дә җыен башлык чыгышыннан башланды. Данияр Газизов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, авыл тормышында актив катншучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, үзен борчыган мәсьәләләргә тукталды. “Сарман” агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Илнар Мәрданшин авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков райондагы һәм җирлектәге криминоген хәл турында сөйләде.
-
Кәүҗияк авылында узган җыенда мәдәният йортына ремонт сорадылар
Кәүҗияк авылында узган халык җыенында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Сарман” агрофирмасы директоры Диккат Хөснетдинов катнаштылар.
-
Бүген Сарман күгендә салават күпере балкыды
Бүген Сарман күгендә төрле төстәге салават күпере балкыды. Белгечләр әйтүенчә, көчле салкыннарда салават күпере сирәк күренеш түгел.
-
Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты
Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.
-
Гөлназ Асаеваны «икенче Хәмдүнә» диләр?
Яшь, талантлы җырчы Гөлназ Асаевага төрле начар эчтәлектәге хат-хәбәр язучылар еш очрый икән. Моннан тәмам гарык булган җырчы инстаграмында тозлап-борычлап булмаса да, матур гына итеп җавап бирергә булган
-
Баласын автобуста онытып калдырган
Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз баласын микроавтобуста балалар бакчасына барганда онытып калдыра.
-
Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри
“Соры” пассажир йөртүчеләрдә еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә.