23 декабрь 2015 яңалыклары
-
Илексаз сабыйлары кар сыннары белән фотога төшеп калырга ашыгалар
Илексаз сабыйлары, яңгырлар явып, кар сыннары эреп беткәнче, алар белән фотога төшеп калырга ашыгалар. Балалар ясалма тау яныннан да бер көн дә тыныч кына китә алмыйлар.
-
Район үзешчәннәренең йомгаклау концерты узды
22 декабрьдә Сарман мәдәният йортында "Без сәнгатьле халык" дип исемләнгән нигезләмә кысаларында узган бәйгенең йомгаклау концерты узды. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, оешма җитәкчеләренә югары дәрәҗәдәге концерт оештырганнары өчен муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фоторепортажлар: 1 өлеш 2 өлеш 3 өлеш 4 өлеш 5 өлеш
-
Район мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел бәйрәме үтәчәк
25 декабрьдә 9.00 сәгатьтә район мәдәният йортында район ветераннары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелә. Рәхим итегез, чыршы янында күңел ачып китегез, хөрмәтле өлкәннәребез!
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" дигән конкурс игълан итә
Менә "Маймыл белән истәлеккә фото" дигән конкурсыбыз тәмамланды. Ә без шул арада тагын берне башлап җибәрергә булдык. Ул "Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" дип аталачак. Бу юлы инде без сездән видео көтеп калабыз. Шулай ук кыскача мәгълүмат (видеода кем, кайдан) кирәк булачак. Видеоның нәрсәгә төшерелгәне мөһим түгел (телефонга булса да ярый)....
-
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында Сарманнан Римма Мухамедьянова җиңде
Хөрмәтле дуслар! "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда Сарманнан Римма Мухамедьянова җиңде. Ул маймыллар белән Таиландта фотога төшкән булган. Без җиңүчене котлыйбыз. Аны "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә бүләк көтә. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сарман белән күрше районда баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланган
Ноябрь азагында Әлмәт шәһәренең чүплек аралау станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде. Полиция хезмәткәрләре баланы кайсы микрорайонында ташлаганнарын һәм ваемсыз ана яшәгән адресны да ачыклаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тулырак мәгълүмат - "Әлмәт таңнары" сайтында.
-
Сарманда инвалид балаларны Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләде
Дүшәмбе көнне ресторанда гаиләләрендә инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләрне котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Балалар Яңа елга бүләк сорап, аларга хат язганнар. Кемгәдер уенчык пистолет, ракетка, курчак, машина кирәк, кемдер тәмле шоколадлар, туңдырма көтә. - Бүгенге бәйрәмне сезнең өчен оештырдык, кадерле балалар. Рәхәтләнеп күңел ачыгыз, сыйланыгыз, - диде, бәйрәмне...
-
Районның яшь депутатлары "Без булдырабыз" еллык өйрәтү сменасында булдылар
Узган атна ахырында Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан) "Бердәм Россия" Яшь гвардиясе"нең төбәк бүлеге оештырган "Без булдырабыз" еллык өйрәтү сменасы булды. Анда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайланган яшь депутатлар, шул исәптән безнең район вәкилләре дә, чакырулы иде. Анда район яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Николай Сахуриев, Азалак авыл...