23 октябрь 2019 яңалыклары
-
Террорчылар халыкны иганә ясарга чакырып, социаль челтәрләрдә акча җыя
2014 елдан башлап Татарстанда террорчылык структураларын финанслаган өчен 20 кеше хөкем ителгән.
-
Петровка Завод мәктәбендә «Бозда һәм суда сак булырмын» конкурсының мәктәп туры узды
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Бозда һәм суда сак булырмын» конкурсының мәктәп туры узды
-
Конкурс тату сыйныф серләрен ачарга булышты
Бер-береңне төрле вакытта яклый белү, иптәшләреңә ярдәм итү, терәк булу һәм башка шундый сыйфатлар - тату сыйныф билгеләредер. Һәм инде, әлбәттә, ата-аналар да мәктәптә сыйныфта барган чаралар белән танышып, хәбәрдар булып торсалар, каршылыклы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итсәләр, сыйныфның татулыгы ныгый гына бара.
-
Гимназия укучылары тугандаш милләт язучысы иҗаты белән таныштылар
Бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист, гражданин һәм сугышчы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә сугыш һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел туу уңаеннан гимназиядә ачык сыйныф сәгате узды
-
Күршесенең коесына агу салган
Капкасы алдында каз йөргән өчен.
-
Пакетлы чәй ник зарарлы?
Татар халкы чәйсез тора алмый инде ул. Сый-нигъмәттән өстәлең сыгылып торса да, бер чынаяк чәй ясап бирмәсәң, кунакларыңның үпкәләп китүен көт тә тор. Борчылсак та, шатлансак та, туңсак та, тирләсәк тә – безнең халык «Әйдә, чәй эчеп алыйк!» диячәк. Әле аңа кыр-болыннардан, су буйларыннан үз кулың белән җыйган, җәйнең бөтен җылысын, ямен, сихәтен үзенә сеңдергән хуш исле үләннәр дә салып җибәрсәңме!
-
Казанда җәяүлеләр кичүендә ике яшүсмерне машина бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте Еники урамында һәм Җиңү Проспектында бер сәгать аралыгында була.
-
Дилә Нигъмәтуллинадан «умопомрачительный кабак»
Көз көне кабак уңышы әйбәт була, ләкин аны ниләр генә эшләтеп бетерергә икән дип тә баш ватарга туры килә.
-
«Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.
-
Районда беренче отправка үткәрелде
Бүген – 23 октябрь көнне районда быелгы көзге чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә алыначак егетләрнең беренче төркеме армия сафларына озатылды.
-
Ни өчен телефонны төнгелеккә "зарядка"га куярга ярамый?
Бу кагыйдәне һәркем белергә тиеш.