23 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда "Татарстан – безнең йорт" фестивале уза
"Татарстан - безнең йорт" дип исемләнгән этно-мәдәни фестиваль әлеге минутларда район мәдәният йортында уза. Бу елны фестивальнең зона этаплары 17-24 октябрь көннәрендә үтәчәк. Фестивальнең бүгенге этабында Сарман, Актаныш, Азнакай, Мөслим, Минзәлә районнарыннан булган төркемнәр катнаша. ъ
-
Район салым инспекциясе Ачык ишекләр көннәре үткәрә
Ул көннәр 25-26 октябрьдә узачак. Милек, җир һәм транспорт салымы исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларыгыз булса, салым ставкалары, ташламалар турында беләсегез килсә, 25 октябрьдә - 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 26 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр салым инспекциясенә килә аласыз.
-
Сарманда өлкәннәр ярышларда катнаша ала
Иртәгә, 24 октябрьдә, Сарманның ветераннар клубында өлкәннәр арасында шахмат, шашка ярышлары узачак. Осталыгын күрсәтергә теләгәннәрне клубта сәгать 10да көтәләр.