23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Ләшәү Тамак мәктәбе яңа банкнотларда Казан символларын сайлый!
Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары яңа банкнотка Казан символларын сайлауда бик теләп һәм актив катнаштылар. Шулай ук әлеге сайлауда әти-әниләр һәм укытучылар коллективы тавыш бирде.
-
Сарманда Хәниф Хәйруллинны искә алдылар
Бүген, 23 сентябрь көнне, Сарманда якташ язучыбыз - СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллинны искә алу кичәсе үткәрелде. Язучының якыннары, чордашлары, хезмәттәшләре, аның иҗатын үз итүчеләр, китап сөючеләр иң элек аның исемен йөрткән урамда булдылар, каберен зиарат кылып, чәчәкләр салдылар, ул укыган мәктәп бинасы - хәзерге...
-
Зур Нөркәй урта мәктәбендә беренче дружина җыены үтте
Зур Нөркәй урта мәктәбендә беренче дружина җыены үтте. Аңа кадәр һәрбер отряд үз командирын сайлады. Җыен Татарстан варисларының туган көненә һәм икенче сыйныф укучыларын эзтабар сафларына кабул итүгә багышланды. Мәктәп бусагасын бер ел элек атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз-үзләрен дерес итеп тотарга...
-
Дүсем сәхнә осталары "Гаиләм – җылы бишегем, гаиләм – җылы оям" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Дүсем авылыннан Корбыевлар һәм Гарифуллиннар гаиләләре, "Гаиләм - җылы бишегем, гаиләм - җылы оям" конкурсында катнашып, районда чыгыш ясау хокукына ия булдылар.
-
Зур Нөркәй мәктәбенә Әлмәт шәһәренең "Тамырлар" фонды килде
Татар халкының бик үзенчәлекле гореф-гадәте бар. Ул - нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү һәм белү. "Җиде бабаңны белү фарыз", дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шул максат белән Зур Нөркәй мәктәбендә 16 сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә оештырылган "Тамырлар" фонды белән очрашу булды. Аның җитәкчесе Марат...