23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Саклаубашта Автомобильсез көн билгеләнеп узды
Саклаубаш авыл җирлегендә яшьүсмерләрне спортка тарту, актив, сәламәт яшьләр тәрбияләү девизы астында Саклаубаш урта мәктәбендә, балалар бакчасында иртәнге гимнастика дәресләре уздырылды. Балалар музыка белән иртәнге саф һавада спорт күнегүләре ясап, яңа уку көненә әзерләнделәр. Һәрбер бала йөзе якты, шат, көчле энергия алып яңа көнне башладылар.
-
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә
Шикәр чөгендере 3975 гектардан казылды. Һәр гектардан уртача 340 центнер уңыш алынып, барлыгы 135150 тонна татлы тамыр җыелды. Аның 100009 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Бу - 5163 рейс ясалган, дигән сүз. Заводка һәр көнне 4600-4700 тонна чимал җибәрелә. Чөгендернең шикәрлелеге дә күтәрелә. 23 сентябрьгә, мәсәлән, ул «Җәлил» агрофирмасында -...
-
Җәлил китапханәсендә яңа күргәзмә ачылды
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә ел фасылының гүзәл чорына багышланган «Осень - дивная пора»» исемле китап күргәзмәсе ачылды. Шулай ук "Шигърияттә - көз" исемле акция игълан ителде. Мәгълүмат http://sarmanovo.tatarstan.ru сайтыннан алынды