23 август 2019 яңалыклары
-
Безнекеләр Кырымда чыгыш ясыйлар
17-27 август көннәрендә Кырымның Межводный шәһәрендә фестиваль үтә. Анда 45 регионнан 94 иҗади коллектив катнаша.
-
Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды
Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.
-
Көнбагыш ашау аппендицит ялкынсынуга йогынты ясыймы? Хирург фикере
Аппендицитны антибиотиклар белән дәвалап булмый: диагноз дөрес куелса, операция ясарга кирәк.
-
Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казанга эш сәфәре белән килгән Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Сапархан Омаров белән очрашты.
-
Нәкыя апа бүгеннән тугызынчы дистәсен ваклый
Бүген – 23 август көнне Кәүҗияк авылында яшәүче Хафизова Нәкыя Мөхәммәтҗан кызына 80 яшь тулды.
-
Озын яллар тагын кайчан булачак?
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә.
-
Гүзәл Уразова белән машина отучы ханымның Казанда беренче очрашкан мизгеле +ВИДЕО
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Казанда машина откан ханым белән очрашып, шәхсән үзе машина ачкычларын тапшырды.
-
Әхтәм абый белән Гыйная апа алтын туйларын билгеләп үтәләр
Бүген Сарманда яшәүче Әхтәм Йосыф улы һәм Гыйная Сабир кызы Зариповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр.
-
Райондашыбызга тавыш бирик, хөрмәтле дуслар
15 августтан 30 августка кадәр "Нечкәбил" бәйгесе сайтында тавыш бирү үткәрелә. Билгеле булганча, бәйгедә безнең райондашыбыз - Җәлил мәктәбе укытучысы Зәкия Ягудина катнаша.
-
Бәрәңгене кайчан алсаң яхшы була?
Авыл халкы бәрәңгенең черүенә, авыруына һәм “бәби”ләвенә зарлана. Быелгы һава шартларында уңышны ничек саклап калырга һәм кайчан алырга? Белгечләр белән бергәләп әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Чираттагы бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шарипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. 1 төркемдә беренче урынны "Сарман" агрофирмасыннан Данияр Кәлимуллин алды.
-
Автоледи Чулпан республика бәйгесендә IV урынны алды
16 августта Казанда хатын-кызлар арасында автотранспорт йөртү осталыгын бәяләү буенча «Автоледи-2019» республика бәйгесе узды.