23 август 2013 яңалыклары
-
Сарманлылар Ахырзаманнан курыкмый
Исегездә булса, бүген - Ахырзаман көне. Бу темага булган безнең соңгы сораштыруда бик аз кеше катнашты (барлыгы 17), ләкин бу саннан да нәтиҗә ясап була: бер кеше дә Ахырзаманга әзерләнми. Сәбәбе бик гади - аның булачагына беркем дә ышанмый. Әле бу гына да түгел, Ахырзаман 23 августта була икәнен белмәүчеләр...
-
Сарманда газон таптаучылар күбәйде
Һәр атнаның ахырында туйлар үтә. Сарманда бу истәлекле көнне бәхетле парлар мемориалга чәчәк салырга киләләр. Газон өстенә кереп, берәм-берәм тезелгән машиналар автостоянканы хәтерләтә. Шундыйларның берсенә кисәтү ясагач: "Муниципаль район башлыгымени сез?" - дип җавапладылар. Туй дип, законга каршы бармыйк инде, райондашлар!
-
Сарман ял паркында Республика көненә әзерләнәләр
Республика көненә әзерләнү кысаларында Сарман ял паркын ямьләндерү буенча эшләр башланып китте. Сезнең игътибарызга - буялган эскәмияләр.
-
Сарман кибетләрендә чикләвек белән бергә күбәләк тә саталар
Мондый хикмәтле сыйфатка ия булган чикләвек кайда сатылганын беләсегез килсә, редакциягә шалтыратыгыз.