23 июль 2013 яңалыклары
-
Сарман "йолдызлары" Кырымда ял итә
Республика Президенты булышлыгы белән узучы «Йолдызлык - Созвездие» фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясаучылар җәйге ялларының бер өлешен тагын да мавыктыргычрак уздыра алалар - алар төрле лагерьларга юлламалар белән бүләкләнәләр. Районнан да кичә «Юлдаш» триосы кызлары һәм Ләйсән Миннәхмәтова Кырымдагы «Москва» лагерына киттеләр. Җырчы кызларыбызның унсигез көнлек бу сәяхәте күңелле үтсен....
-
Сарманда яшенле яңгыр, көчле җил, боз көтелә
ТР буенча гидрометеорология идарәсе хәбәр итүенчә, 24 июль көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы җирлегендә, Казанда, шулай ук Сарманда да яшенле яңгыр, боз явуы, көчле җил булуы ихтимал.
-
Сарманлылар Ураза бәйрәмендә ял итәчәк
Ураза - Ислам диненең биш нигезенең берсе, иртәнге таң яктылыгыннан кояш батканчы ашау-эчүдән Аллаһы хакы өчен тыелып тору. Рамазан ае тәмамланган көн - Ураза бәйрәме быел 8 августка туры килә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча бу көн ял көне итеп игълан ителде. Ә Корбан бәйрәме быел 15 октябрьга туры...
-
Сарман зиратындагы чүп контейнерында ни генә юк...
Изге Рамазан аенда, җомга көнне зират капкасы кырындагы чүп контейнерына кемдер хәтта өеннән иске идән паласын да китереп ташлаган. Һәркем чүпне шулай калдырса, зират кыры бик тиз үтә алмаслыкка әйләнәчәк. Бу хакта тулырак мәгълүматны газета битләреннән укый аласыз.