23 июнь 2017 яңалыклары
-
Сарманда үтәчәк Сабантуй программасы
Сезне 1 июльдә Сарманда үтәчәк Сабантуй бәйрәме программасы белән таныштырабыз. Сабантуй программасы Спорт уеннары
-
Җәлилдә геройларны искә алдылар
Моннан 76 ел элек Советлар Союзы өстенә ябырылган афәт бүген дә әле күпләрнең йөрәгендә төзәлмәслек җәрәхәт булып сулкылдый. Күпме миллионнарның гомерен өзгән, күпме туачак бала тумый калган, күпме хыялларны челпәрәмә китергән бу афәт - сугыш дип атала. 1941 елның 22 июнендә башланган бу сугышны халык юкка гына Бөек Ватан сугышы...
-
Зур Нөркәй мәктәбе лагеренда һәр көн кызыклы үтә
Зур Нөркәй мәктәбе лагеренда һәр көн кызыклы үтә. Бүген анда кече Сабантуй оештырылды. Балалар үзләре уеннар әзерләп килделәр һәм уйнаттылар. Җиңүчеләргә кызыклы бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмне ямьләндереп матур җырлар яңгырады, күмәк биюләр башкарылды.
-
Иртәгә Сарманда Яшьләр көне үтәчәк
Иртәгә, 24 июньдә, Сарманда Яшьләр көне үтәчәк.Сезне аның программасы белән таныштырабыз. Бәйрәм "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге янында урнашкан ял паркында узачак. 17.00 - 19.00 - буяу фестивале 19.00 - 20.30 - концерт 20.30 - 23.00 - дискотека Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшләячәк, спорт уенннары (велоузыш, роллерларда узыш һәм стритбол) оештырылачак.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пешерелгән кысла
Сезгә пешерелгән кысла рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кысла - 20 данә (500 грамм чамасы); - укроп - кечкенә бәйләм; - лавр яфрагы - берничә данә; - кара борчак борыч; - лимон; - тоз - 4 аш калагы. Кыслаларны яхшылап юабыз. Алар янына кәстрүлгә су салабыз (кыслалар бераз су...
-
Район халкы, газетага язылып, телевизорлы була ала
15 майдан «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Языл һәм телевизор от» акциясендә катнашыгыз. 30 июньгә кадәр «ТАТМЕДИА»нең кимендә өч басмасына (басмалар исемлеге - tatmedia.ru сайтында һәм почта бүлекчәләрендә) язылып, квитанция күчермәсен «Акция» билгесе белән 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 якиpodpiska@tatmedia.ru адресына җибәрергә кирәк. Телевизор, фотоаппарат һәм башка бүләкләр оту мөмкинлеге булачак....
-
Район халкы Кәүҗияк мәчетен төзекләндерүгә үз өлешен кертә ала
Кәүҗияк авылындагы мәчетнең манарасы яңартыла. Шушы изге, саваплы гамәлгә өлешен кертергә теләүче авылдашлар, якташлар һәм читтә яшәүче авылдашлар Фәхрисламова Саимә апага мөрәҗәгать итегез.
-
Бүген район үзәк ял паркында "Кияү балакай" дигән фильм күрсәтәчәкләр
Бүген, 23 июньдә, район үзәк ял паркында "Сарман" кинотеатры "Кияү балакай" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 20.30 сәгать.
-
Сарман урта мәктәбендә кече Сабантуй узды
Кичә Сарман урта мәктәбе базасындагы "Салават күпере" лагере ябылу тантанасы үтте. Аның кысаларында кече Сабантуй да оештырылды.