23 июнь 2015 яңалыклары
-
Зур Нөркәй һәм Петровка Завод авылларында Кайгы һәм хәтер көне узды
Зур Нөркәй авылында "Йөрәкләрдә мәңге сакланыр ул 1418 көн" дигән Кайгы һәм хәтер көненә багышлап һәйкәл янында чара үткәрелде. Бу чарада 1941 ел 22 июнь көненең безнең илебез өчен бик авыр көн булуы билгеләп үтелде. Бу көнне без авылыбыздан китеп сугыш кырында ятып калганнарны, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны,...
-
Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк
«Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия җәмәгать оешмасы 26 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Бу көнне юридик ярдәм «Бердәм Россия» партиясенең бүлекчәләрендә оештырыла. Районда бүлекчә «Сарман» кинотеатры бинасында (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 йорт) урнашкан. Кабул итү көнендә сезнең сорауларыгызга 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр - нотариус, 13.00 сәгатьтән...
-
Зур Нөркәйдә балалар өчен мультфильм күрсәтелде
22 июньдә Зур Нөркәй мәдәният йортында авыл балаларына һәм лагерьга йөрүчеләр өчен "Өй" исемле мультфильм күрсәтелде. Мультфильм балаларга бик ошады.