23 май 2016 яңалыклары
-
Даулы болында умартачылар семинары узды
Узган шимбәдә Даулы болында умартачылар семинары булды. Анда агрофирмалар, «Россельхозцентр»ның районара бүлеге, ветбаклаборатория белгечләре дә катнашты. Корт гаиләләренә кагылышлы эшләрдән тыш авыл хуҗалыгы культураларын чүпкә һәм корткычларга каршы агулар белән эшкәртү турында зур сөйләшү булды. Аны кичке якта, кортлар очышы тукталгач башкару, рапсны чәчәк атканчы агулау, чәчәкле культураларны, кортлар үлмәсен...
-
Сарман гимназиясе укучылары "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Сарман гимназиясе укучылары Рамазан Әбделкәримов, Булат Ахунов, Айгөл Гыйниятуллина, Алинә Ситдыйкова район күләмендә үткәрелгән «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының җиңүчеләре булганнар иде. 17-20 май көннәрендә алар, район данын яклау өчен, җитәкчеләре Алсу Гыйниятуллина белән Яр Чаллы шәһәренә республика конкурсына бардылар. Конкурста республиканың барлык районнарыннан яшь юл хәрәкәте инспекторлары көч сынашты. Укучылар, бар...
-
Ләшәү Тамак мәктәбе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре спартакиадада катнаштылар
20 май көнне районда мәгариф хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча спартакиада үтте. Анда Ләшәү Тамак мәктәбе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Гөлназ Шәйдуллина таяк тартышуда өченче урынны яулады, грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
"Нөркәем" ансамбле "Иске Казан – Түгәрәк уен" фестиваленнән дипломнар белән кайтты
"Иске Казан - Түгәрәк уен" республика татар фольклор фестивалендә Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының "Нөркәем" фольклор ансамбле дә катнашты. Ансамбльнең солисткасы - Мәсгудә апа Кәримова, халкыбызның "Тәфтиләү" җырын башкарып, I дәрәҗәле дипломга лаек булды. Шулай ук ансамбль, "Чабата" җырын башкарып, II дәрәҗәле диплом һәм фестивальнең истәлекле бүләкләрен алып кайтты. Шулай...
-
Сарманда исерек килеш руль артына утыручылар күбәйде
Бүген Сарманда 06.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы уткэрелде. Анын барышында юлда туктатып 62 транспорт чарасы тикшерелде. Барлыгы 10 юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар арасында дүрт исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче булды. ОСАГО иминият полисыннан башка транспорт чарасы белән...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге игълан иткән "Бергә чакта" фотоконкурсына 25 майда нәтиҗә ясалачак
Без "Бергә чакта" дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Аңа 25 майда нәтиҗә ясалачак. Шулай булгач, ашыгырга кирәк - бүген һәм иртәгә фотолар һәм кыскача язмалар кабул итәбез. Конкурсның шартлары белән түбәндәге сылтама буенча үтеп таныша аласыз. Конкурс шартлары Хәзерге вакытта конкурста биш гаилә катнаша: Фәрхетдиновлар гаиләсе Сәетшиннар гаиләсе Гәрәевлар...
-
27 май төнендә Сарманны ике Ай яктыртачак
Төрле чыганаклар хәбәр итүенчә, 27 майда 00.30 сәгатьтә Марс планетасы Җиргә якынаячак һәм аның зурлыгы Ай зурлыгында күренәчәк. Тик галимнәр генә бу дәлилне кире кактылар. Әйе, Марс чыннан да Җиргә якынаячак, әмма ул Ай янында зур булмаган нокта кебек кенә күренәчәк. Галимнәр әйтүенчә, әгәр дә Марс дөрестән дә Ай зурлыгында...