22 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында Яңа елга әзерлек эшләре бара
Балалар әти-әниләр белән берлектә могҗизалы кышкы әкият иленә "чумдылар". Һәр төркем Яңа елга карата үзенчәлекле кул эшләре, рәсемнәр, композицияләр ясадылар. Әти-әниләр белән эшләгәндә балаларга да бик күңелле. Ландыш Мөхәммәтдинова, Сарман "Сандугач" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
-
Җәлил балалар музыка мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтте
Кичә, 21 декабрьдә, Мәгәфур Йөзлебаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбендә зур кичә үтте. Мәктәп үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәпне котларга Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, район Советы, "Җәлилнефть" идарәсе, Җәлил администрациясе, транспорт идарәсе җитәкчеләре, мәктәптә укыган кешеләр һәм башкалар килгәннәр иде. Тулырак язма - газетабзының алдагы сангарында.
-
"Онытылмаслык мизгел" конкурсында Сарманнан Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова җиңделәр
Дуслар! "Онытылмаслык мизгел" конкурсы тәмамланды. Җиңүчеләр - Сарманның "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячеләре Венера Рәхимова һәм Ильмира Галиәкбәрова. Аларны бүләк көтә. Без тавыш бирүне туктатканда нәтиҗәләр түбәндәгечә иде:
-
Район делегациясе "ТР муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе Съездында катнаша
Бүген Казан шәһәренең "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең XI Съезды үтә. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегенндә район делегациясе дә катнаша.
-
Сарман урта мәктәбе укучылары катнашында ЮХИДИ рейды узды
Бүген район үзәгендә мәктәпләрдә башланачак кышкы каникуллар алдыннан чираттагы ЮХИДИ рейды үтте. Анда Сарман урта мәктәбенең 4 нче "А" сыйныфы укучылары Рания Гыйльфанова, Айгөл Хәкимуллина, Солтан Йосыпов, Илкам Сәлимгәрәев, 5 нче "Б" сыйныфы укучылары Риназ Зыятдинов һәм Артур Мәүләвиев чыктылар. Алар инспектор абыйлары Руслан Сәитов туктаткан машина йөртүчеләренә белешмәләр тараттылар,...
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Җәлилдән Әдилә һәм Ислам Касыймовлар
Җәлил бистәсеннән Әдилә һәм Ислам Касыймовлар "Кыш Бабай белән бергә" конкурсында катнашалар. "Яңа елны сөенеп каршы алабыз, чөнки Кыш Бабай безнең барлык теләкләрне тормышка ашыра", - диләр алар.
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар янындагы "Фотоэксклюзив"тан барып аласы була) - 350 сум, электрон подписка...