22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Разил Вәлиев сарманлылар белән очрашачак
25 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә "Сарман" кинотеатрында Татарстанның халык шагыйре, драматург, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очрашу кичәсе үткәрелә.
-
Мәскәү күгендәге Сарман йолдызы
Сарман аграр көллиятендә истәлекле чара үткәрелде - якташыбыз, музыкант һәм композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Сәхәбиев көллият укучылары белән очрашты. Күренекле якташыбыз 1940 елда Юлтимер авылында гаиләдә бишенче малай булып туган. Туган авылында башлангыч, Петровка Завод җидееллык, Сарман урта мәктәпләрен тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. 1960 елдан Мәскәүдә яши...
-
Үзем тапкан мал түгел, әнинеке җәл түгел
Рәсимә ялгыз канат тормыш алып барудан, акча җиткерә алмаудан тәмам арыды, алҗыды. Еллар үткән, баласы үскән саен чыгымнар да артты. Берничә эштә эшләсә дә, баласының таләпләре артыннан җитешә алмады ул. Өйләнәм диюгә, зурдан кубып, туен ясады. Инде ике ел булды, әле һаман туйга алган кредитын түләп бетерә алганы юк. Тиздән...
-
Сарман гимназиясе укучылары һөнәр сайлыйлар
Бүген, 22 ноябрь көнне, Сарман гимназиясендә файдалы очрашу үткәрелде - 9-11 сыйныф укучылары Казан аграр университеты, Казан ветеринария академиясе, районның авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән очраштылар. Башкалабыз кунаклары укучыларга үзләре эшли торган уку йортларына керү тәртипләре, студентлар тормышы, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә каралган өстенлекләр турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр....
-
Ринат Хәйров сарманлыларны кабул итте
Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров район халкын кабул итте. Барлыгы дүрт мөрәҗәгать керде. Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Тәлгать Фәсхиев Ветераннар урамына юл түшәүдә ярдәм сорады. Район мәдәният йортына ремонт кирәк. Ул мәсьәлә буенча район мәдәният бүлеге баш белгече...
-
Сарман урта мәктәбендә Гөлнара Галимова белән эшлекле сишәмбе үтте
Бүген, 22 нче ноябрь көнне, Сарман урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзһәт кызы белән очраштылар. - Кадерле укучылар! Сезнең тормышыгызда иң җаваплы чор. Сез үзегезнең алдагы язмышыгыз, киләчәк тормышыгызда дөрес юнәлеш алу турында уйланасыз. Чөнки сайлап алган эшеңне яратып, күңелеңне биреп...
-
Мортыштамак беренчел бүлекчәсендә бердәмроссиялеләр хисап тотты
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең район җирле бүлекчәсенә кергән барлык 35 беренчел оешмаларда да бу көннәрдә отчет-сайлау җыелышлары бара. Бүген Мортыштамак беренчел бүлекчәсендә дә шундый сәяси чара үтте. Аның икенче өлешендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров катнашты. Ул бердәмроссиялеләр белән очрашуда республика, Рәсәй сәясәте торышы, киләчәккә планнар турында сөйләде, партия...