22 октябрь 2016 яңалыклары
-
Иске Кәшер мәктәбендә "Табигать дөньясы һәм көзге фантазияләр" дигән конкурс узды
Матурлык тудыру фантазия һәм тырышлык таләп итә. Иске Кәшер мәктәбендә укучылар белән "Табигать дөньясы һәм көзге фантазияләр" дигән конкурска әзерлек сентябрь аендагы кечкенә урманга барган экскурсиядән үк башланды. Табигать кочагында "Өрәңге яфракларыннан букет" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Мәктәптә күнекмәләр озын тәнәфесләрдә узган мастер-класслар белән ныгытылды. "Көзге букет" композицияләре, Панно төрләре...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләк-җимеш чәе
Сезгә җиләк-җимеш чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - слива - 8 данә; - яшел чәй - 2 чәй калагы; - өрек - 8 данә. Чәй кайнатабыз. Өрек һәм сливаны юабыз, төшләрен алабыз. Өлешчекләргә бүләбез. Тар муенлы чүлмәккә җиләк-җимешләрне салабыз һәм кайнар чәй өстибез. Татлы ризык яки бал белән бирәбез....
-
Бүген – район газетасына очсызрак бәядән язылып калу өчен соңгы көн
Дуслар! Бүген - район газетасына очсызрак бәядән язылып калу өчен соңгы көн. Подписка ункөнлеге 13 октябрьдә башланган иде. Ул барлык почта бүлекчәләрендә үткәрелде. Бүген әле сезнең «Сарман» газетасына - 543 сум 42 тиенгә, «Новый Сарман» газетасына 305 сум 64 тиенгә язылып калу мөмкинлеге бар. Почта бүлекчәләренә ашыгыгыз!