22 сентябрь 2017 яңалыклары
-
2018 елга пенсионерлар өчен яшәү минимумы билгеләнде
2010 елдан алып, аның күләмен, закон нигезендә, субъектлар билгели. (Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). 2018 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы билгеләнде. 2010 елдан алып, аның күләмен, закон нигезендә, субъектлар билгели. Бу пенсияләргә федераль өстәмәләр күләмен ачыклау өчен башкарыла, дип аңлатты ТР Дәүләт Советы депутатларына республика икътисад министры Артем Здунов....
-
Балалар агуланган
Роспотребнадзор безне кисәтә һәм сак булырга чакыра. Ел башыннан республикада 38 кеше гөмбә белән агуланган. Зыян күрүчеләрнең 8 е бер яшь тә ике айлыктан алып 12 яшькә кадәрге балалар. Узган ел бу чорда гөмбә белән агуланучылар саны 17 кеше булган.
-
Сарманда ялларда яңгыр көтелми
Бүген алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә - +3..+8 градус булса, максималь һава температурасы көндез - +10..+15 градус булыр дип көтелә. 23 сентябрьдә явым-төшем көтелми. Төнлә туфракта -2 градуска кадәр кырау төшүе фаразлана. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы - +1..+6, көндез +12..+17 градус булачак.
-
Күрүчеләр юкмы?
1977 елгы Урта Кәшер авылы кешесе Гайфуллин Илдус Рәис улы эзләнә. Буе - 1метр 82 сантиметр, уртача гәүдәле. Сул кулында яра эзләре бар. Өеннән чыгып киткәндә, өстендә кызыл футболка, трико, камуфляж костюм, аягында галошлар була. Аны күрүчеләр яисә нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең (85559) 2-44-56, 2-47-30, 2-49-02, 8 9270477713 телефоннары...
-
Сарманлылар гриппка каршы прививка ясаталар
Бүген, 22 сентябрь көнне, район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре Сармандагы үзәк базарда теләгән кешеләргә гриппка каршы вакцинация ясадылар. Прививка төшкә кадәр 39 кешегә ясалса, аннан соң да ашыгыч ярдәм машинасы янына килүчеләр шактый булды. - Быел авыр грипп көтелә икән. Җомга көнне уколны базарда да ясатып була икән, дип "Сарман"...
-
Район басуларында урып-җыю эшләре дәвам итә
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Сезне 22 нче сентябрьгә комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез https://vk.com/doc407613777_451486397
-
Районда иминлек атналыгы башланды
21-28 сентябрь көннәрендә районда Иминлек атналыгы узачак. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар, әңгәмәләр уздырачаклар, балалар бакчаларында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча чаралар үтәчәк. Автотранспорт чараларын йөртүчеләрдән дә аеруча игътибарлы булу сорала. Иминлек сакчылары рейдлар вакытында балалар өчен махсус утыру җайланмаларын, иминлек каешларын куллануны тикшерәчәкләр.
-
Иске Имән авыл китапханәсендә “Без коррупциягә каршы” дигән темада күргәзмә полка эшләнде
Бүген "коррупция" сузе иң еш яңгыраган сузләрнең берсе. Вакытлы матбугат битләрендә, телевизорда бу сүз бик кп кулланыла. Соңгы елларда коррупция мәсьәләсе иҗтимагый тормышта көн үзәк темаларның берсенә әверелде. Көн дәвамында "коррупция" дигән сүзне бер генә тапкыр ишетмибез. Аның тамырлары ерак гасырларга барып тоташа, шуңа күрә җиңүе бик авыр. Бер кешедә...
-
Сарайлы мәктәбе укучылары "Тынычлык күгәрченнәре" акциясенә кушылдылар
Сарайлы мәктәбе укучылары "Тынычлык күгәрченнәре" акциясенә кушылдылар.
-
Сарман гимназиясе укучылары да “Тынычлык күгәрчене” акциясеннән читтә калмады
2017 нче елдан башлап 21 нче сентябрь көнне "Тынычлык күгәрчене" акциясе үткәрү тарадициягә әйләнеп китәчәк. Быел ул бөтендөнья күләмендә тәүге тапкыр уздырылды. Сарман гимназиясе укучылары да бу чарадан читтә калмады. Аның кысаларында классларда әлеге проект турында белешмә бирелде, укучылар тарафыннан флешмоб әзерләнде, укучылар көче белән ясалган күгәрченнәр, шарга бәйләнеп очыртылды....
-
Рәйсә апа Сибгатуллина белән Иске Имән халкы горурлана ала
Иске Имән авылында гомер итүче Рәйсә апа Сибгатуллинага озакламый 94 яшь тула, бүгенге көндэ ул үз бакчасында атаклы бакчачылар да үстермәгән бик күп. Яңа төрле чәчәкләр, агачлар, куаклар үстерә. Җимешләреннэн искиткеч тәмле как ясый. "Барлык эч серлэремне шулар белән уртаклашам, урамга чыгармыйм, кешеләргә ачу сакламыйм, шуңа сәламәт яшим ,бер җирем...
-
Хәерле җомга иртәсе белән дуслар, дөньяларыгыз имин, үзегез сәламэт булыгыз