22 август 2017 яңалыклары
-
Сарманлылар өчен августка халык сынамышлары
Табигатькә бәйле сынамышлар: Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер. Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына. Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер. Һәр көнгә халык сынамышлары: 1 август көнне яңгыр яуса, көз елак, коры булса - көз дә шундый килә. 2 август - бу көнне...
-
Бүген комбайнчылар арасында барган ярышның өченче җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, комбайнчылар арасында барган ярышның өченче җидекөнлеге алдынгыларын бүләкләделәр. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында бу җиде көн эчендә үзгәреш булмады, урыннар нәкъ шулай калды: Максим Григорьев (8665 ц.), Рәис Фазлыев...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән пицца рецепты
Камыр өчен: * ярты стакан сөт; * 1 йомырка; * 50 г маргарин; * 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае; * 10 г коры чүпрә; * 1 аш кашыгы каймак; * чама белән тоз; * 1 аш кашыгы шикәр комы; * он. Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга...
-
"Кояшкай" да киңәшмә үтте
Бүген район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасы базасында район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында физик тәрбия инструкторлары һәм тәрбиячеләренең секцион утырышы узды. "Үсеш перспективалары һәм нәтиҗәләре: яңа ихтыяҗлар, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык" дигән темага багышланган сөйләшүнең максаты итеп традицион ысуллар кулланып эшләү куелды. Киңәшмәдә катнашучылар белән физик тәрбия юнәлешендәге шөгыльләр, сәламәтләндерү...
-
Сарманда парклар күбәя
Кинотеатр янындагы мәйданда да ял зонасы булачак. Бүгенге көндә анда кызу эш кайный.
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә спортзал тәрәзәләрен пластик тәрәзәгә алмаштыру бара
"Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында Ләшәү Тамак мәктәбендә спортзал тәрәзәләрен пластик тәрәзәгә алмаштыру бара. Акциянең спонсоры шушы мәктәптә укыган "РАРИТЭК" предприятиесенең финанс директоры Сафиуллина Хәния Карам кызы. Мәктәптә белем алучы балалар,әти-әниләр,мәктәп коллективы аңа бик зур рәхмәтле!
-
Укроп тәмләткеч кенә түгел, ә кан басымы, пневмония, ашказаны авыруларын дәвалый торган дару да
Укропны тәмләткеч кенә түгел, дәвалану чарасы буларак та кулланалар. Аның составында А, В, С, Е витаминнары, кальций, тимер, фосфор, аскорбин кислотасы бар. Әлеге яшел тәмләткечне даими куллану нәтиҗәсендә кан кислородка баеп тора, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра. Укроп ботагы белән яфрагында баш миендәге кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын киңәйтә торган...
-
Сарманлылар бар яктан да уңган
Сарман авылында яшәүче Илдус Фәйзуллин һәм Гүзәл Ногманованың бакчасында менә шундый гигант яшелчәләр үсә. Кишерләре - берәр килолы, ә бит әле тагын бер ай үсәселәре бар! Суганнар да кимен куймый - яртышар килога җитә торганнары бар. Ә аларны шулай зур итеп үстерү серләрен газетаның «Кырмыска» сәхифәсеннән укый аласыз.
-
Сарманнан Рушания Фазуллина хәйрия акциясенә кушылды
Матбугат үзәге оештырган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" хәйрия акциясе дәвам итә. Аңа кушылучы игелекле кешеләрнең тагын берсе - Сарманнан Рушания Фазуллина.
-
Татар Илегендә күргәзмә семинар үткәрелде+ВИДЕОЛАР
Кичә, 21 август көнне, район үзәгенең Татар Илеге ял паркында "Остазбикәләр - Татар Илегендә" дигән күргәзмә семинар үткәрелде. Аны район Башкарма комитетының мәдәният һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сарман бүлекләре оештырды. Күргәзмә семинарда катнашучылар күргәзмәләр белән таныштылар, мастер-класслар карадылар. Бу хакта газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.