22 август 2016 яңалыклары
-
Иске Кәшердә "Бәбкә саклау" күренешен әзерләделәр
Иске Кәшер авылы мәдәният хезмәткәрләре, "Бәбкә саклау" күренешен әзерләгәндә, балалар белән су буена бардылар. Китапханәче Зина Якупова аларга су юлын күрсәтте. Бәбкә саклаган вакытта төрле кызыклы уеннар уйнадылар, тилгәнне дә кудылар. Аннары үзләре дә, уеннарны искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Александровкада "Терроризмга — юк!" дип исемләнгән рәсем ясау көне узды
Александровка авылы мәдәният йортында "Терроризмга - юк!" дигән тема астында рәсем ясау көне үтте. Балалар тематик рәсемнәр ясадылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, сугышның начар икәнен аңлаттылар, мисаллар китерделәр.
-
Ләшәү Тамакка Эстония татарлары җәмгыяте җитәкчесе Фәүзия Хадиуллина килде
Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу үтте. Анда Дүсем авылында туып үскән, хәзерге көндә Эстония татарлары җәмгыяте җитәкчесе, Таллин шәһәрендә эшләп килүче "Дуслык" радиосы дикторы Фәүзия Хадиуллина катнашты.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – он белән йомырка тәбәсе
Сезгә он белән йомырка тәбәсе рецепты тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 8 данә; - тары оны - 4 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - тоз, су, зәйтүн мае - тәм буенча. Йомырканы кәсәгә ватабыз, тоз сибәбез һәм бераз тотабыз. Әкрен генә он сибәбез. Бутарга онытмагыз:...
-
Район мәдәният йорты үзешчәннәре "Шәфкать" үзәгендә концерт куйдылар
Район мәдәният йорты үзешчәннәре "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә концерт белән бардылар. Концерт тиешле югарылыкта узды, тамашачылар канәгать калдылар. Алар артистларга киләчәктэ зур уңышлар теләп калдылар. Фоторепортаж
-
Иске Имәндә зур-зур помидорлар үстерәләр
Иске Имән авылында яшәүче уңган хуҗабикә Җәүһәрия апа үзенең бакчасында 1 килограмм авырлыктагы помидор үстергән.
-
27 августта Сарманны ике Ай яктыртачак
Интернетта укыганыгыз бардыр - быел 27 августта 00:30 сәгатьтә күктә ике Ай булачак дип язалар. Эш шунда ки, бу көнне Марс планетасы җиргә максималь арага якынаячак. Әлбәттә, ул Ай кебек үк яктыртмаячак, чөнки ул җирдән шактый ерак арада урнашкан. Тик шулай да, Марс Ай кырында зур булмаган нокта формасында күренәчәк....
-
Районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә ункөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгылар бүләкләнде
Уракта алдынгы комбайнчыларны өченче ункөнлек нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Акчалата бүләкләрне, гадәттәгечә, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар. "Нью-Холланд 6080", "Нью-Холланд 6090" комбайнчылары арасында бу ункөнлектә "Сарман" агрофирмасыннан Закир Хәйретдинов беренчелекне алды. Икенче, өченче урыннарда - "Нөркәй"...