22 август 2014 яңалыклары
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Юлтимер авылы табигате күренешләре
Юлтимердән Искәндәр Нигъмәтҗанов "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар җибәрде.
-
Районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә
Республикабызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Бу чарага мәдәният бүлеге профсоюз оешмасы да кушылды. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен 22 августта район мәдәният йортында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате өчен җыелмалар тутырылган пакетлар бүләк ителде. Аларны, изге теләкләр теләп, мәдәният бүлеге белгече Роза Гилева тапшырды. Профсоюз...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Кәүҗияк авылы табигате күренешләре
Кәүҗияктән Адилә Сәхбетдинова "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар җибәрде. Ике фотографиядә кышкы пейзажны күзли аласыз.
-
Район делегациясе Болгарда үткәрелгән тантанада катнашты
20 август көнне алтмышка якын кешедән торган район делегациясе Болгар музей-заповеднигының ЮНЕСКО бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен билгеләп үтү тантанасында катнашты. Зур бәйрәмгә олы кунаклар да килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар иң элек Болгар тарихын яктырткан театральләштерелгән күренеш карадылар. Соңыннан сүз ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Боковага бирелде. "Болгар - Мәгариф, фән һәм...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Нөркәй авылы табигате күренешләре
Фәридә һәм Альбина Әхмәтшиналар Сөлек авылында яшиләр. Фәридә Әхмәтшина тумышы белән Нөркәй авылыннан. Фотоларга үзенең туган авылын, кунакка баргач, балалары белән бергә төшергән. Анда типтәрләр очындагы Хөсәен чишмәсе буйлары төшерелгән.
-
Сарманны томан каплады
Бүген, кинәт карасаң, "урамны нинди төтен биләгән" дигән уй башка килә. Тик бу төтен түгел, ә томан. Иртәнгерәк якта ул шулкадәр көчле иде, хәтта якындагы предметлар да күренми иде. Хәзер ул азрак кимеде. Тик, шулай да, юлларда сак булыгыз һәм бер-берегезне югалтмагыз.