22 июль 2017 яңалыклары
-
Яр Чаллыдан ерак булмаган "Солнечный" лагерена путевкалар бар
9 нчы августтан 29 августка кадәр, Яр Чаллыдан ерак булмаган "Солнечный" лагерена путевкалар бар. Ата-аналар взносы 2250 сум. Теләк белдерүчеләр "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм" бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, яки белешмәләр өчен телефоннар 2-51-28, 2-61-73.
-
" Татар илеге" ял паркында күңелле тамаша үтте
Бүген Сарман район мәдәният йорты "Татар илеге" паркында "Бәхетле балачак" исеме астында балалар өчен җырлы-биюле,уен-көлкеле күңелле тамаша үткәрде.Чарага "Сандугач" балалар бакчасыннан да балалар да барды.Бу алар өчен Сабантуй бәйрәменең дәвамы булды. Алар төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар.Бәйрәм чарасы күңелле узды балаларга бик ошады.
-
"Сарман" киноучреждениесе Актаныш районы лагеренда кино күрсәтә
Бүген "Сарман" киноучреждениесе Актаныш районында "Бүләк" лагеренда балаларга "Кияү балакай" киносын куя.
-
Матбугат үзәгеннән яңа төрле кыстыбый камыры рецепты
Яңа төрле кыстыбый камыры рецепты 1 аш кашыгы көнбагыш мае, чеметем тоз һәм ярты яки бер стаканга якын онга кайнап торган су коясын һәм шуны нык итеп, төерләрен калдырмыйча басасың. Аннан соң, камыр суынгач, кирәк хәтле он кушып җәймәләрне табада пешерәсең дә бәрәңге эчлеген кушып кыстыбый ясыйсың.
-
Сарманлылар Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена барачаклар
2 августтан 6 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае үтәчәк. Анда 41 илдән һәм Россиянең 73 төбәгеннән меңнән артык делегат катнашыр дип көтелә. Форум программасына Туган телне куллануның бердәм гомуммилли платформасының проектын тикшерү, гаилә, бала тәрбияләү, демографик хәл, шулай ук эшмәкәрлек һәм иганәчелек мәсьәләләрен карау кертелгән. Мәдәни программада...
-
"Сарман" газетасына очсыз бәядән язылып калырга була
"Сарман" газетасына 2018 елның 1 яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу дәвам итә. Газетага аерым кешеләр - 632,10сумга, оешмалар 722,10 сумга языла алалар. " Новый Сарман" газетасы аерым кешеләр һәм оешмалар өчен - 367,92 сум. Хөрмәтле Сарманлылар! Район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз.1 сентябрьдән бәяләрнең артуы мөмкин.