22 июль 2016 яңалыклары
-
Сарманның Татар Илеге елгасы буенда төзекләндерү эшләре бара
Республикада игълан ителгән Су саклау зоналары елы кысаларында алып барыла торган эшләрнең берсе - Сарманның Татар Илеге елгасы буен төзекләндерү. Биредә эшләр июль ахырына төгәлләнергә тиеш. Илексаз ягыннан төшүче бу елганың Сарманда Рәфыйков урамы башында ярларын, якын-тирәсен төзекләндерү эшләренә узган көздән үк керештеләр - ул тирәдәге корыган, картайган агачларны кисеп,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – имбир чәе
Сезгә имбир чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - имбир - 2-2,5 сантиметр яңа тамыр; - лайм - 1 данә; - кайнаган су - 1 литр; - шикәр - тәм буенча. Имбирне тышыннан чистартабыз һәм нечкә итеп турыйбыз. Имбир телемнәрен зур чәйнеккә яки чүлмәккә салабыз, түгәрәкләп туралган лайм, шикәр өстибез...
-
Сарманда яшенле яңгыр көтелә
Яллар якынлашкач, кешене һава торышы кызыксындыра башлый. Берәүләрнең эшләре күп булса, икенчеләр ял итәргә ашыга. Тик бу ялларда планнарны үзгәртергә туры килмәгәе. Прогнозлар буенча, Сарманда, кызу булса да, яшенле яңгыр көтелә.
-
Рангазарда чишмәне чистарттылар
Рангазар мәдәният йорты хезмәткәрләре, 2016 ел - Су саклау зоналары елы уңаеннан, балалар белән чишмә буена экскурсиягә бардылар. Балаларга табигатькә мәхәббәт, табигатьнең матурлыгын күрә белү турында һәм "Су - яшәү чыганагы", "Сусыз яшәү юк" дигән темаларга әңгәмәләр уткәрделәр. Чишмә буйларын, балалар белән җыештырып, тәртипләп кайттылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы...
-
Иртәгә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең "Башваткыч"та чыгышларын карарга онытмагыз!
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең "Башваткыч" уен шоу-программасында җиңүләре турында без хәбәр иткән идек. Аларны эфирда иртәгә, 23 июльдә, "ТНВ-Татарстан" телеканалында 19.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр. Карарга онытмагыз! Онытсагыз, 25 августта кабатлап күрсәтәчәкләр.