22 май 2017 яңалыклары
-
Район халкы бәрәңге утыртканны да фотога төшерә
Бу арада һава торышы яхшы торды. Авыл халкы өчен әлеге факт аеруча сөенечле - бакчаларда эшләрне башкарып була бит. Иң мөһиме булып, әлбәттә, бәрәңге утырту санала. Ул бакчаларда, басуларда утыртыла. Бу күңелле мизгелләрне фотога төшерүчеләр дә булгандыр. Әгәр сездә бәрәңге утырткан чакны чагылдырган фотолар булса, аларны комментарийларда калдырыгыз.
-
Райондашыбыз Рөстәм Сабиров өчен тавыш бирү дәвам итә
Райондашыбыз Рөстәм Сабиров "Илһамга" җыры белән Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәвәскәр җырчылар арасында игълан иткән үзенчәлекле бәйгедә катнашкан иде. Хәзер ул аның финалына чыкты. Хәзерге вакытта тавыш бирү бара. Ул 27 майга 20.00 сәгатькә кадәр барачак. Рөстәм өчен тавыш бирү Рөстәмнең җыры
-
Каташ-Каран егете марафонда катнашты
Каташ-Каран авылы егете Батыр Харисов турында безнең язганыбыз бар. Ул Россия 1" - ГТРК "Татарстан" телеканалында татар яңалыклары алып бара. Бар яктан да уңган якташыбыз кичә Казан марафонында катнашты. Батыр Харисовның Вконтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – суган маринадында тавык шашлыгы
Сезгә суган маринадында тавык шашлыгы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык филесы - 1 данә; - үсемлек мае - 4 аш калагы. Маринад өчен: - кызыл суган - 4 данә; - алма серкәсе - 2 аш калагы; - су - 2 аш калагы; - тоз - 2 чәй калагы;...
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы турында фикерләрен белдерделәр
"Гаилә һәм мәктәп" журналы - чагыштырмача яңа матбугат. Ул 2013 елда чыга башлады. Соңгы санда анда "Май соравы" рубрикасында Җәлил бистәсенең икенче санлы урта мәктәбенең 6 "Б" сыйныфы укучылары "Бөек Ватан сугышы турында беләсезме?" дигән сорауга җавап бирделәр.
-
Райондашыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльмөхәммәт Хәмитов вафат
Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улы 1920 елның 1 маенда Сарман районы Кәүҗияк авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елның 28 декабрендә китә. 1942 елда, Смоленск өлкәсенә эләгеп, артиллерия полкында хезмәт итә. Төгәллеген, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны артиллерия разведчигы итеп куялар. Кәүҗияк авылыннан чыгып киткән егет ярты Европаны җәяүләп...
-
"Минем бабай (әби) – җиңүче". Саклаубаштан Камил Абдуллин
"Минем бабай (әби) - җиңүче" акциясендә чираттагы катнашучыбыз - Саклаубаш авылыннан Камил Абдуллин. Ул 1 нче сыйныфта укый. Камил карт бабасы Садыйк турында язды. "1941 елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72...
-
Сарманда йорт янган
Узган атна ахырында район үзәгендә янгын булган. Үзәк хастаханә янында бер йорт янган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
-
Сарман егете Илмир Саматов йөргән кызына сәхнәдә тәкъдим ясаган
Сарман егете Илмир Саматовны белмәгән кеше сирәктер. Ул бар яктан да уңган егет. Күптән түгел ул йөргән кызы Лилиягә сәхнәдә тәкъдим ясады. Сезгә аның видеоязмасын тәкъдим итәбез.
-
Саклаубаш авыл җирлегендә "Кызыл лента" акциясе үтте
Бөтенроссия «Тукта, ВИЧ/СПИД!» акциясе кысаларында Саклаубаш урта мәктәбе авыл җирлегендә «Кызыл лента» чарасы уздырды.