22 май 2016 яңалыклары
-
Районда теркәлгән сайлаучыларның 25 проценты алдан сайлауларда тавыш бирде
Районда теркәлгән 27954 сайлаучының бүген 6989ы, санау участокларына килеп, "Бердәм Россия"дән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирде. Бу - сайлаучыларның 25 проценты, дигән сүз.
-
6532 кеше райондагы санау участокларына килгән
Санау участокларына 17.00 сәгатькә сайлаучыларның 23,4 проценты, ягъни 6532 кеше килгән. Участоклар 20.00 сәгатькәчә эшләячәк.
-
Карашай Саклауның "Сөембикә" фольклор коллективы "Иске Казан – Түгәрәк уен" фестивалендә II дәрәҗәле дипломга лаек булды
"Иске Казан - Түгәрәк уен" республика татар фольклор фестивалендә катнашып, Карашай Саклау мәдәният йортының "Сөембикә" фольклор коллективы II дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
-
Районда бара торган алдан сайлауларда 5187 кеше катнашкан
Район сайлаучылары Дәүләт Думасына булачак сайлауларда депутатлыкка кандидатларның үзләре теләгәнен күрер өчен тавыш бирә. 13.00 сәгатькә алдан сайлауларда 5187 кеше , ягъни сайлаучыларның 18,6 проценты катнашкан. Фотоларда - Ләшәү Тамак санау участогыннан күренеш. Шулай ук укыгыз: Район халкын санау участокларында көтәләр
-
Иске Кәшер авылында Гүзәлия һәм Мөхтәр Фәттаховлар 30 ел бергә гомер итәләр
Гаилә тормышы һәрберебезөчен, очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Бары тик бер-береңә хөрмәт, тугрылык һәм сабырлык кына ныклы гаилә корырга ярдәм итә. Иске Кәшер авылында Гүзәлия һәм Мөхтәр Фәттаховлар 30 ел бергә гомер итәләр. Аларның тырышлыгы, булганлыгы ишегалдыннан ук күзгә чагыла. Өйләренә кергәч тә, җылылык бөркелә.
-
Район халкын санау участокларында көтәләр
Бүген, алдан сайлауларның Бердәм көнендә, Татарстан буенча барлык санау участоклары да үз ишекләрен иртәнге 8.00 сәгатьтә ачтылар. 16.26.001 санлы участокта беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлады. Әгәр дә әле сайламаган булсагыз, сезне дә санау участокларында көтәләр. Фотоларда - мәгариф бүлеге бинасында урнашкан санау участогы. Хәзерге вакытка анда 420 кеше...
-
Районда алдан сайлаулар үтә
Районда алдан сайлаулар - көз көне Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән депутатлыкка күрсәтеләчәк кандидатларны сайлау үтә. Барлык санау участоклары да иртәнге сәгать 8.00дән эшли башладылар. Сарман гимназиясе бинасында урнашкан 16.30.496 санлы санау участогына да сайлаучылар актив килә. Комиссия рәисе Лилия Газимова әйтүенчә, 10.00 сәгатькә 172 кеше үз фикерен белдергән....